Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Утыз ел виноград үстерәләр - ФОТО, ВИДЕОЛАР

«Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый» дигәндәй, күпме гомер Чаллыда яшәсәк та, шәһәр кешесенә әйләнмәдек, без авыл балаларын җир, бакча барыбер үзенә тартып китерде», – ди Роза Хәмидуллина. Тормыш иптәше Рәфкать белән алар икесе дә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан, бүгенге көндә Тукай районы Новотроицкое авылында яшиләр.

Роза ханым күп еллар Чаллының Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә эшли. Ә без аларның бакчасына сокланып кайттык. Капкадан керүгә – чәчәкләр, оныклар өчен уенчык өй, ясалма күлне үрдәк сыннары бизи. Шактый зур мәйданда төрле сортлы алмагач, груша, чия агачлары үсә.  

«30 еллап инде бакча белән шөгыльләнәбез. Ирем Рәфкатьнең куллары алтын. Аның белмәгән шөгыле бер генә – гармунда уйнау. Тегә дә белә, чигә дә, бәйли дә, тимерчелекне дә, агач эшен дә белә, бетоннан вазалар да ясап биргәне бар, фатирыбызны тулысы белән үзе «киендерде» – бала урындыгыннан башлап кәнәфи, диваннарга кадәр үзе ясады. Безнең өйгә экскурсиягә килгән кебек киләләр иде. Барысын да белә, шул исәптән бакча эшен дә. Утырткан һәр әйбере үсә. Аның кулы җиңел, кызыбызның да шулай», – дип сөйләде Роза ханым.

– «Тайфи», «Изабелла» сортлы виноградларны алар 30 ел элек утырта. Ул вакытта бу көньяк үсемлеге бик сирәк кешедә булган. Быел алар теплицада да виноград үстергән, бик мул уңыш биргәннәр. «Виноград артык капризный үсемлек түгел. Кояшлы урын ярата. Аны үстерергә дә җиңел, тик сортның туфракка туры килүе генә кирәк. Быел без 7-8 төрле виноград («Зилча», «Дамские пальчики», «Тайфи», «Изабелла», «Мускат» һ.б.) утырттык. Шулай да кайберсе уңыш бирмәде, безнең җиргә туры килмәделәр ахры. Рәфкать аларны махсус ысул белән утыртты. Җирне 1,5-2 метрга кадәр тирәнлеккә  казып, торба урнаштырды, шуның аша тамырына су сибеп торды. Бу виноградның тамыры астарак булсын өчен эшләнә. Болай иткәндә виноградны кышкы салкыннарда саклап калу ихтималы арта икән. Виноградны без йөзем дип йөртәбез, бик яратабыз аны. Уянгач, иптәшем һәркөнне иртәнге ашка ботка янына бакчадан кыяр, помидор һәм бер тәлгәш виноград алып керә.

Кунакка баргач, кайда нинди виноград яки тәмле алма күрәләр, шуны алып кайтырга тырышалар. Бакчаларында 15ләп алмагач үсә. Гаҗәп: бер үк агачта төрле вакытта уңыш бирә торган төрле төстәге, төрле тәмдәге һәм төрле зурлыктагы алмалар үсә. Иртә уңыш бирә торган агачларның күбесенә Рәфкать абый кышкы сортларны ялгаган. Җәен болай да җимеш күп, көз көне дә алма җыю өчен шулай эшләдек, ди ул. 
Рәфкать абый күп мәгълүматны интернеттан укып белә, агачларны ялгарга да шуннан өйрәнгән. Яз көне үзенә ошаган алмагачның уртадарак ботагын кисеп алып кайта. Аннары үзләрендәге агачның бер ботагын кисеп ата да, киселгән урында сак кына кайрысын ачып, шунда очлап киселгән ботакны махсус изолента белән бәйләп куя. 

«Алмага алма ялгап була, грушаны ялгап булмый икән. Бакчабыз зур, утыртам дисәң урын күп, яңа алмагач утыртсаң да булыр иде, тик безгә ялгау кызыксыну өчен кирәк – була микән, үсә микән дигән бер уй белән эшлибез. Иртәнге язда тотынабыз теплицада кыяр үстерүдән, көзге салкыннарга кадәр мәш киләбез. Эше күп, авыр димәс идем, бакча белән күбрәк ирем шөгыльләнә һәм ул аңа ничектер җиңел бирелә. Гомумән, җирдә эшләүдән тәм һәм ләззәт алабыз», – дип өсти Роза ханым.

Алмагач һәм виноградны кышка ничек әзерләргә? 

Виноград яктылык ярата. Мул уңыш алыр өчен утыртканда кояш нурлары төшкән урынны сайларга кирәк. Көзен су сибәргә тырышабыз, ашламалар белән туендырабыз. Кышка виноградның җимешләрен җыеп бетерәбез. Иң соңыннан, әйтик, Изабелла, октябрь ахырларында җитешә, салкыннар тиеп бер яфрагы да калмагач кына тәмләнә. Шуннан соң төбеннән метр ярым озынлыкта төп ботакны һәм 3-4 ян ботакны калдырып кисәбез, шуларны елан кебек әйләндереп җиргә яткызабыз. Өстенә каплар өчен без күп еллар капчыкка салынган стекловата кулланабыз, тукыма, брезент, кипкән үләннәр дә ярый, иң мөһиме – тычкан ияләшмәслек әйбер булсын. 

Алмагачларны кышка керер алдыннан яхшылап су белән туендырабыз. Бер агачка 100 литрлап су салабыздыр. Безнең алмагачлар зур, аларга никадәр күбрәк су булса, шулкадәр яхшырак. 

Көл сибәргә кирәк. Бар үсемлекләргә дә файдалы ул. Тавык тизәген дә ашлама итеп кулланабыз. Доломит онын алмагач төбенә дә (бер агач төбенә бер уч), түтәлләрне казыганда да сибәбез. 

/ Сәрия Гарипова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев