Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Бакча эшләренең кызган чагы

Җәйне барыбыз да өзелеп көтәбез. Җылы кояш астында су кереп тә, кызынып та, ял итеп тә була. Ләкин бакчасы, хуҗалыгы булганнар өчен җәй тырыш хезмәт вакыкы да. Борынгылар юкка гына: "Июнь җитте – эшнең чиге-чамасы юк", – димәгәндер. Чынлап та, июнь – бар уңышка нигез салу өчен иң җаваплы чор.

Чүп утау­

­И­юнь аен­да бак­ча­да­гы иң зур эш­ләр­нең бер­се – чүп утау. Туф­рак­ны да­и­ми йом­шар­ту да дым­ны сак­лау­га бу­лыш­лык итә, кис­ло­род бе­лән ба­е­та, чүп үлән­нә­рен тиз­рәк юк итәр­гә бу­лы­ша.  Бу чор­да төр­ле чир­ләр һәм корт­кыч­лар ак­тив­ла­ша, алар­ны кул бе­лән җы­еп яки хә­веф­сез пре­па­рат­лар кул­ла­нып то­ры­гыз.  

Июнь­дә бы­ел алы­на­чак уңыш­ның җим­шән­нә­ре фор­ма­ла­ша. Бу чор­да агач-ку­ак­лар­ны җи­тәр­лек дә­рә­җә­дә дым бе­лән тә­э­мин итү мө­һим. Әгәр дә көн­нәр ко­ры тор­са, яшь агач­ка 2-4, җи­меш би­рү­че зур агач­лар­га исә 10 чи­ләк­ләп су си­бәр­гә ки­ңәш ите­лә. Алар тө­бен­дә­ге туф­рак­ка дым 50 см ти­рә­се үтеп ке­рер­гә ти­еш.

Июнь­дә бак­ча­ны ми­не­раль һәм ор­га­ник аш­ла­ма­лар­ның сы­ек эре­мә­се бе­лән сый­лый­лар, кә­ү­сә ти­рә­сен­дә үс­кән үсен­те­ләр­не тө­бен­нән юк итә­ләр. Мүл­чә­лән­мә­гән кә­ү­сә ти­рә­сен­дә үс­кән чүп үлән­нә­рен өзеп то­ры­гыз. Алар­ны агач тө­бен­дә кал­ды­ры­гыз, берь­ю­лы мүл­чә­гез дә, ор­га­ник аш­ла­ма­гыз да бу­ла­чак. Ис­тә то­ты­гыз: бар­лык куль­ту­ра­лар ара­сын­да дым­ны иң нык сө­ю­че бу­лып кар­лы­ган ку­а­гы то­ра. Көн­нәр ко­ры тор­ган­да аңа су­ны да­и­ми си­бе­гез, юк­са җи­ләк­лә­ре вак һәм тәм­сез бу­ла.  

Җи­ләк өл­ге­рә!

Июнь ахы­рын­да бак­ча җи­лә­ге өл­ге­рә баш­лый. Аның мы­ек­ла­рын­да яңа ро­зет­ка­лар кү­ре­нә. Алар­ны ки­рәк кү­ләм­дә ге­нә кал­ды­рып, ар­ты­гын ки­сеп то­ра­лар. Үр­че­тү мак­са­тын­да бе­рен­че һәм икен­че ро­зет­ка­ны гы­на кал­ды­рыр­га ки­ңәш ите­лә. Җи­ләк ку­а­гы тө­бен са­лам, агач чү­бе һәм ка­ра мах­сус плен­ка бе­лән кап­лар­га мөм­кин. Бо­лай ит­кән­дә, җи­ләк­ләр һәр­чак чис­та бу­лыр, дым да ях­шы сак­ла­ныр. Әле­ге ча­ра­лар шу­лай ук чүп үлән­нә­рен үс­тер­мәс.  

Ку­ра җи­лә­ге   чә­чәк ат­кан чор­да аны аш­ла­ма бе­лән тук­лан­ды­ра­лар. Ай ур­та­сы­на ка­дәр аның 70 сан­ти­ментр­дан узып кит­кән яшь үсен­те­лә­ре­нең оч­ла­рын өзә­ләр, бу алар бо­так­лан­сын өчен эш­лә­нә. Шу­ның нә­ти­җә­сен­дә алар­ның очын­да бер­ни­чә өс­тә­мә бо­так бар­лык­ка ки­лә­чәк, әнә шу­лар ки­лә­се ел уңы­шын арт­ты­ра­чак та ин­де.  

Ка­ра­җи­ләк­нең (еже­ви­ка) би­ек­ле­ге 60-100 сан­ти­метр­га җит­кәч, оч­ла­рын өзәр­гә ки­ңәш ите­лә. Бу алар­да са­бак­лар са­ны ар­ту­га һәм ки­лә­се ел­да мул­рак уңыш алыр­га юл ача.

Чә­чәк­ләр­сез бул­мый!

Июнь­нең бе­рен­че де­ка­да­сын­да туф­рак­ка җәй­ге чә­чәк­ләр­не: саль­вия, пе­лар­го­ния, фук­сия, ло­бе­лия, бе­го­ния, ге­ор­гин һ.б. утыр­ту­ны тө­гәл­ли­ләр.

Га­зон­ны ки­сү ва­кы­ты җи­тә. Ма­тур­лык би­реп үсү­че кай­сы­бер ку­ак­лар­ның ар­тык ку­ер­ган бо­так­ла­рын ки­сеп, тәр­тип­кә ки­те­рә­без. При­вив­ка­лан­ган ро­за­лар­ның, си­рень ку­ак­ла­ры­ның тө­бен­нән чык­кан бо­так­лар­ны тө­бен­нән үк ки­сеп аты­гыз.

Кле­ма­тис­лар бу чор­да ае­рым игъ­ти­бар та­ләп итә. Алар­ның бо­так­ла­рын өс­кә кү­тә­рә­ләр, зә­гыйфь бо­так­ла­рын ки­сә­ләр, ан­нан соң ми­не­раль аш­ла­ма ком­п­лек­сы эре­мә­се бе­лән ях­шы­лап аш­лый­лар.

Июнь­дә ла­лә һәм ги­а­цинт­лар­ның яф­рак­ла­ры сар­гая, алар­ны чо­кып алыр­га ки­рә­гер. Нар­цисс­лар­ны 2-3 ел­га бер тап­кыр бү­лә­ләр. Су­ган­ча­лар­ны кү­лә­гә­ле урын­да кип­те­рә­ләр һәм кө­зен утырт­кан­га ка­дәр җил­лә­те­лә тор­ган урын­да сак­лый­лар.

Вак су­ган­ча­лы чә­чәк­ләр - умыр­зая, тыч­кан ги­а­цин­ты, кро­кус­лар­ны да яф­рак­ла­ры сар­гай­гач чо­кып ала­лар, оя­ла­рын ае­ра­лар һәм яңа урын­га утыр­та­лар.

Бу чор­да тү­тәл­ләр­не чүп үлән­нә­рен­нән арын­ды­ру, су си­бү, аш­ла­ма­лау, гла­ди­о­лус­лар һәм ге­ор­гин­нар өчен та­як­лар әзер­ләү мө­һим. Чә­чәк­ләр­не көч­ле ко­яш нур­ла­рын­да ян­дыр­мас өчен су­ны ир­тән­ге 9га ка­дәр яки кич­ке 6 сә­гать­тән соң си­бү ки­ңәш ите­лә.

Бә­рәң­ге­не ни­чек кү­мә­сез?

Са­бак үсеп 15-20 сан­ти­метр­га җит­кәч кү­мә­ләр. Тәҗ­ри­бә­ле бак­ча­чы­лар аны җир­гә бе­те­реп кү­мә, бо­лай ит­кән­дә 2-3 көн­нән үк туф­рак ас­тын­нан көч­ле юан са­бак­лар төр­теп чы­га­чак. Ә өел­гән туф­рак бә­рәң­ге төп­лә­рен җы­лы­тып то­ра­чак һәм тиз­рәк үс­те­рә­чәк.

Кы­яр уңы­шы мул бул­сын ди­сәң...

Кы­яр­лар­га кил­гән­дә, алар­ны бер-бер­сен­нән 15-20 см ча­ма­сы ара­лык кал­ды­рып си­рәк­ләр­гә ки­рәк. Кы­яр төп­лә­рен бик тә сый­фат­лы туф­рак бе­лән мүл­чә­ләр­гә ки­рәк, чөн­ки кы­яр та­мыр­ла­ры шак­тый өс­тә ур­наш­кан, шу­ның өчен дә алар­ның тө­бен йом­шар­тыр­га ки­ңәш ител­ми.

5-6 яф­рак бар­лык­ка кил­гән­нән соң кы­яр­лар­ның очын өзәр­гә ки­ңәш ите­лә. Бу алар­да ян са­бак­лар­ның бар­лык­ка ки­лү­е­нә бу­лыш­лык итә. Ян са­бак­лар­да, бил­ге­ле бу­лу­ын­ча, инә чә­чәк­ләр төп са­бак­та­гы­га ка­ра­ган­да, күб­рәк бу­ла.

Та­гын да бер мө­һим ки­ңәш: кы­яр чә­чәк ат­кан ва­кыт­та тү­тәл ур­та­сы­на ти­рән­рәк са­выт­ка ти­рес суы яки чи­ләк­тә әче­тел­гән чүп үлән­нә­ре су­ын ку­яр­га ки­ңәш ите­лә. Алар уг­ле­кис га­зы бү­леп чы­га­рып, кы­яр­да ана чә­чәк­ләр са­нын арт­ты­рыр­га бу­лы­ша­лар. Бу ва­кыт­та кы­яр­лар­га ар­тык су си­бәр­гә ки­ңәш ител­ми, туф­рак­ның ва­кыт­лы­ча ко­рыб­рак ки­түе ан­да җи­меш­ләр­нең күб­рәк бар­лык­ка ки­лү­е­нә бу­лыш­лык итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер