Ләгәндәге космонавтлар
Гөлсинә Кәримова: «Хәзер күрешкән саен шул кызыклы хәлне искә төшереп көләбез».
Һәркем үзенең балачагында булган хатирәләрен, күңелле, кызыклы хәлләрен күңелендә саклыйдыр. Мин дә шулай истә тотам, еш кына көлеп искә төшерәм.
Минем җиде яшькә кадәрге балачак еллары Чистай районы, Урал дигән кечкенә генә авылда үтте. Ул күптән юк инде. Уртасыннан кечкенә генә елга агып торган бик матур авыл иде. Җитмешенче еллар башында таркаттылар аны, күрше Мөслим авылына куштылар.
Шулай итеп, шул авылда булган беренче кызыклы балачак хатирәмне язам. Бабайдан ат дилбегәсеннән абзар түбәсенә ике атынгыч ясаттык. Мин күп вакыт безгә кунакка кайткан туганнан туган абыем (ул миннән өч айга гына зуррак) Марат белән уйный идем, шуның белән төрле шуклыклар уйлап чыгара идек. Ул атынгычлар янәшә эленгән. Аерым атынып туйгач, башыбызга шәп уй килде бит: ләгән куеп икәүләшеп атынып карарга. Таптык ләгәнен дә, ул сыер тизәге ташый торган, инде уртасы да тишелеп чыккан калай савыт иде. Куйдык шуны атынгычларга, утырдык кара-каршы ике яктан икебез. Әй атынабыз! Башта әкрен генә, аннары берзаман дөньябызны онытып, абзар түбәсенә кадәр башыбыз тия язып, бөтен көчебезгә чайкала башладык. Шулай атына торгач карыйм, каршымда Марат та юк, ләгән дә. Берзаман шап иткән тавыш ишетелде. Шунда гына аңладым: ләгән белән Марат очып китеп җиргә шапылдап килеп төшкән, ә мин атынгычка тотынып асылынып калганмын. Ә Марат ләгән белән очып барганда: «Карыйм, каршымда Гөлсинә юкка чыкты», — дип уйлый икән. Ул исә ике кулы белән ләгән кырыена чытырдатып ябышкан булган. Шул вакытта Марат аркасын авырттырса да елаганын хәтерләмим, ләкин эчебез катканчы көлгәнне беләм. Миңа, Ходайның рәхмәте белән, берни дә булмады. Дилбегәләргә ябышып җиргә төшеп бастым. Хәзер күрешкән саен шул кызыклы хәлне искә төшереп көләбез. Менә нинди космонавтлар булганбыз бит дибез. Әле мәктәпкә дә кермәгән чак иде.
Гөлсинә КӘРИМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев