Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Телне гаилә саклыймы?

«6 яшьлек онык, татарчаны аңлавына карамастан, минем татарчага урысча җавап кайтара», - ди Җәүдәт Харисов.

Соңгы еллларда татар телен ничек саклап калырга дигән проблема бик тә актуаль темага әйләнеп бара. Казанда форумнар җыеп сөйләшеп яисә татарча мәдәни чаралар үткәреп кенә татар телен саклап калып булмаячак. Менә татар телендә нәшер ителүче бәйсез газеталарга матди ярдәм күрсәтеләме соң? Юк, әлбәттә. Татар телендә чыгучы бәйсез газеталар кайчан банкротлыкка чыгып ябылырлар микән дип көтәләрдер генә сыман. Ә бит татар телен яшәтү мәсьәләсендә татарча чыгучы бәйсез газеталарның роле бик тә зур әһәмияткә ия. Газета-журналлар сатучы киосктан мин үзем дә еш кына газеталар сатып алам. Өйгә исә җиде төрле газета яздырам. Менә шул киосктан татарча газеталар сораучылар да бик күп.

Дөресен әйтик, ул сатып алучылар инде өлкән яшьтә. Әмма гаилә тормышын, мәхәббәт тарихларын, кызыклы хәлләрне тасвирлаган газеталарны урта буын да укый. Чөнки алар республикабызның теге мөстәкыйльлеккә таба барган елларында татар теле дәресләрен ныклабрак укып калган буын. Ә менә милләтебезнең хәзерге яшь буыны татар телен аңласа да татарча сөйләшмәячәк буын булырга охшаган. Аларны аңларга да була, тууга ук урыс теле өстенлек иткән мохиттә яши башлыйлар бит алар. Балалар бакчаларында да балаларның үзара аралашуы урысча гына. Мәктәпләрдә татар телен укытуга игътибар бетте дисәк тә була. Шулай инде, БДИны бит урысча бирәсе. Менә мин үзем сигезьеллык авыл мәктәбен 1968 елны тәмамлап Минзәлә совхоз-техникумына укырга кергәндә урыс теленнән диктант язып, математика буенча экзаменны татар телендә биргән идем. Баштагы айларда урысча укый башлау авыррак булса да, барыбер дә без, татар балалары, укырга тырыштык, сынатмадык. Техникумны тәмамлаганнан соң югары уку йортларында да укып чыктык әле.

Әйтәсе килгән фикерем кайбер акыллы башларның татар телен саклауны гаиләләргә аударып калдыруны алга сөрүләренә кагылышлы. Янәсе, мәктәптә татар теле дәресләрен укытудан әллә ни файда булмаячак, гаиләдә ата-ана, әби-бабайлар үзара татарча аралашсалар, балалар да татар телле булып формалашачак. Үземнең оныклардан гына чыгып әйтәм, бу һич тә реаль фикер түгел. Кыз да, кияү дә, ике яклап без әби-бабайлар да үзара татарча гына сөйләшеп аралашабыз. Ә менә без татарча сөйләшсәк тә, оныклар урысча гына сиптерә. Әнә балалар бакчасына йөри башлаганчы татарча гына сөйләшкән 6 яшьлек онык, татарчаны аңлавына карамастан, минем татарчага урысча җавап кайтара. Мин инде аны төрлечә үгетләп карыйм, син бит мишәр малае дип патриотик хисләрен дә кузгатмакчы булам, татарча шигырь, әкият сөйләсәң акча бирәм диеп тә кызыктырам, юк җиңеп булмый. Татарча карт кешеләр генә сөйләшә, садикта да, кибетләрдә дә берәү дә татарча сөйләшми дип минем авызны томалый. Компьютерны кушып үзенең карый торган мультфильмнарын, уйнаган уеннарын күрсәтә, менә бит барысы да урысча, ди. Телефонында да гел урысча гына сюжетлар. Кечкенә балаларга телефон тоттырмагыз дисәләр дә, алып бирми хәлең юк, тормышыбыз шул телефонга бәйле булып бара бит, аларга бөтен нәрсәне белеп үсәргә кирәк. Юкса үсә-үсә яшьтәшләреннән калышачаклар.

Оныкның зурысы 3нче сыйныфта укый. Кызыксынып аның татар теле дәреслеген дә караштыргалыйм, телне үзләштерү юнәлешендә әлеге дәреслекне тагын да камилләштерү таләп ителә кебек тоела. 

Телне саклау милләтнең үз эше дип кенә карау, тел өйрәтүне гаиләгә генә аударып калдырырга тырышу – дөрес фикер түгел. Аннан болай өй теле белән генә милләтне үстерү, телне саклап калу мөмкин түгел. Татар телен куллану юк икән, ул барыбер юкка чыгачак. Русиянең төп канунында илебездә яшәүче барлык милләтләр дә үз телендә белем алырга хокуклы дип язылган. Беркемнең дә, әллә нинди зур вазыйфалар биләүләренә карамастан, әлеге канунны бозарга хакы юк. Гаилә генә түгел, мәктәпләр дә, дәүләт органнары да татар телен саклау мәсьәләсендә җитди роль уйнарга тиешләр.  

Җәүдәт Харисов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев