Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Үзләрен сәхнә йолдызлары дип санаучылар күбәйде...

«Бәлки сәхнәдә дә оптимизация үткәрә башларга вакыт җиткәндер», - ди Җәүдәт Харисов.

Оптимизация җилләре кагылмаган тармаклар калмады дисәк тә, чынлап уйлансаң, бар әле андый тармаклар. Менә зур сәхнәләрне басып алган җырчыларны гына алыйк. Үзләрен сәхнә йолдызлары дип санаучылар соңгы елларда артык нык күбәйде. Югыйсә, кайберләренең моңы да юк бит аларның, үзешчән җырчыларның күбесе алардан уздырып җырлый. Шаккатмалы, күп очракта сәхнә йолдызлары җырларның сүзләрен дә үзләре язган, имеш. Менә шуңа да җырларның сүзләре ордылы-бәрделе генә инде. Шуңа карамастан үзен искитмәле шагыйрь, композитор итеп тоя инде сәхнә җырчысы. Ул гына да түгел, ул зәвыксыз җырлар телевидениегә дә килеп керә. Керә инде, клип урнаштыру өчен акча түләгәч. Җыр темаларының күбесе шул бер үк инде: туган авылны сагыну, мәхәббәт, нинди дә булса сагыш, матур теләкләр теләү. Интернетта да күп андый җырлар, көн туган саен таныш-белешләрдән, элеккеге хезмәттәшләрдән дә телефонга шул ук җыр сюжетлары агыла башлый. Тик шунысы гына бар, ул җырлар һич кенә дә истә калмый. Бу минем фикер генә түгел, күпләрнең фикере. Шуңа күрә дә халык җырларга кирәк булганда һаман да булса шул «Күбәләк», «Сарман вальсы», «Алмагачлары», «Казан кичләре», «Беренче мәхәббәт» кебек элеккеге җырларны искә төшерә. 

Бәлки сәхнәдә дә оптимизация үткәрә башларга вакыт җиткәндер. Йөзләгән шырды-бырды җырлаган җырчылар сәхнәдән коелып, чын шагыйрьләр язган шигырьләргә талантлы композитрлар язган җырларны гына җырлаучылар калу начар гамәлмени?! 
Аннан болай телевидение каналларын оптимизацияләү дә тормышыбызга үзгәреш кертеп җибәрер иде. Йөзләрчә телевидение каналлары илгә ник кирәк, аларның күбесе бит шул бер үк яңалыкны, бер үк киноны, бер үк рекламаны күрсәтә. Карый башласаң, бер генә телеканалны да рәхәтләнеп карый алмыйсың, бит биш минут саен реклама. Халык телевидениегә карата матур карашта түгел бүген, бигрәк тә шул мәҗбүри тагылган рекламаны күралмый. Каналдан каналга күчә-күчә вакытын үткәрә, психлана. Үзегез аралашкан кешеләрдән сорап карагыз, хәзер күпләр телевизор караудан да ваз кичә бара бит. Үзәк телевидение каналларында эшләүчеләргә бик тә мул акча түләнә диләр. Каян гына алып түләнсә дә, ул акчалар барыбер халык эшләп тапкан акчалар. Телевидение каналларын яртылаш кына киметсәләр дә, чыгымнар күпкә кимеп, ил игътисадына шактый файда бирер иде.   

Җәүдәт Харисов.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев