Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Чаллы тарихы

Чаллы пионер оешмасына 100 ел тула

Пионерлар йорты лесоцех территориясендә урнашкан була. Әмма ул су астында кала.

Светлана Пипниковага 86 яшь. 1973 елдан бирле, 50 елдан артык, Чаллыда балалар белән эшләгән – озак еллар Пионерлар йортын, соңрак Балалар иҗат йортын җитәкләгән. Күптән түгел аның «Чор рухында» («В духе времени») дип аталган китабы дөнья күрде. Ул Чаллыдагы пионер оешмасы тарихына багышланган. Аны бастыруда элеккеге хезмәттәшләре, укучылары, тәрбияләнүчеләре ярдәм иткән. Мөхәррире - танылган журналист Сания Сафина. 

Беренче пионерлар 
1924 елның апрелендә Чаллы кантонының мәгариф идарәсе авылда беренче балалар мәйданчыгын оештыру турында карар кабул итә. Бу вакытка бөтен илдә комсомоллар җитәкләгән пионер отрядлары инде ике еллап эшләп килгән була. Ни өчен бу хәрәкәт безнең җирлектә соңрак башлана соң? 1921-1922 елларда Идел буенда ачлык хөкем сөргән. Коточкыч корылыктан ашлыклар, үләннәр генә түгел, чишмәләр, хәтта елгалар да кибә. Кешеләр этләрне, алабута кебек үләннәрне, хәтта балчыкны да ашый. Ачлыктан качып, Чаллы кантоныннан 47 меңгә якын кеше китә. Үлем-китем күп була. Әти-әниләрен югалткан ач-ялангач сабыйлар урамда кала. Аларны ятимнәр йортларына урнаштыралар. Музейларда сакланучы кыйммәтле әйберләрне сату хисабына хөкүмәт әлеге балаларга азык-төлеккә акча бирә. 

Светлана Пипникова үзенең китабына Чаллыдагы балалар йортында тәрбияләнгән Р.Хөрмәтуллинның мондый истәлекләрен керткән: «Мине һәм тагын өч малайны 1921 елны ятимнәр йортына алып килделәр. Гаиләләребездә исән кеше калмады, без ачлыктан шешендек. Тамагыбыз беркайчан да туймаса да, монда инде без ачтан үлмәдек. Уку өчен дә шартлар булдырырга тырыштылар. 1924 елны мин 2нче мәктәпнең (хәзерге М.Вахитов исемендәге гимназия) дүрт классын тәмамлап, эшкә кердем.»

Чаллыда беренче пионер отряды оеша. Аның вожатые итеп 1нче мәктәптә укучы 16 яшьлек Саша Гринько сайлана. Әнисе мәктәптә идән юган комсомол егет соңыннан икътисад фәннәре докторы, Казан авиация институтының профессоры дәрәҗәсенә ирешә.

 Китапта балалар хәрәкәтен оештыручыларның тагын берсе – Зөфәр Курамшин хатирәләре дә бар: «Чаллы кантонының комсомол комитеты 1923 елның көзендә һәм 1924 елның башында мәктәпләр һәм балалар йортларындагы бар комсомол ячейкаларына барып, яшь пионерлар оешмалары турында аңлатты». 
Александра Фомичева беренчеләрдән булып яшь ленинчыларга кушыла: «20нче елларда, мин башлангыч сыйныфларда укыганда, безгә совет хөкүмәтен якларга ярдәм итүче балалар турында сөйләделәр. Үзләрен пионерлар дип атыйлар, кызыл галстук тагалар икән. Укытучыбыз сез дә пионерга керә аласыз диде. Әнигә кайтып сөйләгәч, минем өчен бик нык курыкты, ризалыгын бирмәде. Тик бабай: «Хәзер вакыты башка – керсен!» диде. Галстукны саклап кына, мәктәптә генә кия идек. Күбесенең әти-әнисе пионерга керергә рөхсәт итмәде. Совет властена каршы кешеләр зыян салыр дип курыктылар. Тора-бара отрядыбыз зурайды».

Яшь ленинчыларга бергә җыелыр, эшләре турында фикер алышыр өчен урын кирәк була. 1924 елның 3 апрелендә Чаллыдагы балалар мәйданчыгы җирлегендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасындагы беренче пионер клубы ачыла. Малайлар-кызлар үзләре эскәмияләр, сәхнә ясыйлар, стеналарга плакатлар эләләр, Шилнә авылындагы алпавыттан калган «20 потлы гармонь» (пианино) сорап алалар. Клубта китап тышлау, драма, рәсем сәнгате түгәрәкләре эшли башлый. Аны «Хәрби штаб» дип йөртәләр. Еллар үткән саен клуб район пионерлар йортына, аннары шәһәр пионерлар йортына әйләнә. 

Пионерия музее
«Чор рухында» («В духе времени») китабында искә алынган пионериянең башлангычы турындагы мәгълүматны Светлана Пипникова оештырган мәктәп музейлары җитәкчеләре берләшмәсе туплый. Алар Чаллының 20-30нчы еллар пионерлары, вожатыйлары белән очраша, истәлекләрен язып ала, фотоларын архивка җыя.

 Бу материаллар һәм экспонатларны саклау өчен 1970-72 елларда ГЭС бистәсенең 8/2б йортындагы тулай торакта пионерия музее ачыла. Тик күп тә үтми, бу урынга Пионерлар йортын күчерәләр. Чөнки Лесоцех территориясендә урнашкан Пионерлар йорты су астында кала. Музей материалларын 18нче мәктәпкә күчерәләр. Кызганычка каршы, анда янгын чыгып, шактый өлеше юкка чыга. Бәхеткә, архивның бер өлеше Татьяна Драгуновада сакланып кала. 

Китап язу өчен автор төрле чорларда пионерлар белән эшләгән бик күп педагогларга да мөрәҗәгать итә. 200гә якын кеше бу юнәлештә ничек эшләве турында истәлекләре белән уртаклаша. Алардан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы вакытында да, сугыштан соң илне торгызу чорында да, илкүләм КАМАЗ төзелеше башлангач та Чаллыда балалар хәрәкәте дәвам итә. 

Балаларның тарихка кергән эшләре
1973 елны 13нче мәктәпнең Рубен Ибарури исемендәге дружинасы «Пионерская правда» газетасына «КАМАЗга чәчәкләр» дигән операция үткәрү тәкъдиме белән чыга. Шуннан соң Советлар Союзының бөтен почмакларыннан посылкалар белән чәчәк орлыклары килә башлый. Яшь, яңа үсеп килгән калага ямь өстәп, балалар мәктәп яннарында чәчәкләр утырта. 

70нче елларда пионерлар металлолом һәм макулатура җыюда актив катнаша. Әлеге акцияләр танатаналы чаралар белән тәмамлана. «Кабул ит, Ватан, пионер металлын!» дигән язулы машиналар колоннасы тимер-томырны Кою заводына илтә. Ахырдан автомобильләр җыю заводы конвейерыннан «КАМАЗ пионеры» дигән тамгалы машина чыга. 

10нчы мәктәпнең Муса Җәлил исемендәге, 19нчы мәктәпнең Николай Островский исемендәге, 14нче мәктәпнең Николай Кайманов исемендәге һәм башка данлыклы дружиналарның «Советлар Союзының иң яхшы вәкилләре» исеменә лаек булу өчен көрәшүләре дә тарихка кереп калган.

30 елга сузылган төзелеш
1973 елның августында Светлана Пипникова Пионерлар йорты директоры итеп билгеләнә. Оешмага ул вакытта ГЭС бистәсендәге 8б/2 йортында урнашкан тулай торактан 6 бүлмә бүлеп бирелә. Күп тә үтми, пионерлар йорты педагогларын эштән җибәрергә кушалар, чөнки хезмәт хакы түләргә акча булмый. Шәһәр башкарма комитетының финанс бүлеге башлыгы Кәшиф Кашапов белән сөйләшүдән соң гына, ниһаять, акча табыла.
1974-75нче уку елының азагына Пионерлар йортында 18 түгәрәк эшли, анда 1475 бала шөгыльләнә. Бу вакытта КАМАЗ турында бөтен Советлар Союзында гына түгел, хәтта чит илләрдә дә беләләр. Тик, кызганычка каршы, мәдәният йортлары, кинотеатрлар, ә иң мөһиме – балаларга укудан соң вакытын файдалы уздыру өчен урыннар җитми. Ә мәктәпләр тулы – һәр сыйныфта унышар параллель хәтта өчәр сменалап укый.
1975 елны Чаллының 22нче комплексында төзелеш башлана. Анда шәһәр балалар иҗат үзәген салу күздә тотыла. Котлован казыла, торбалар үткәрелә башлый. Үзәккә 4 гектар җир бүлеп бирелә, проектта Пионерлар йортыннан тыш, спорт һәм музыка мәктәбе, обсерватория, теплица, гараж, бакча, учак ягу өчен мәйданчык та була. Светлана Пипникова подвалда тир һәм урамда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен автошәһәрчек тә булдырырга тәкъдим итә. Ләкин төзелеш вакытлыча туктатыла һәм бина тулысынча бары 30 елдан соң гына сафка баса.

1нче санлы Пост
1974-1975 уку елында Советлар Союзы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. «Факел» шәһәр пионер штабы «Обелиск» операциясе игълан итә. Пионер дружиналарына макулатура һәм металлолом җыюдан кергән акчаны сугышта һәлак булганнарга һәйкәл төзүгә юнәлтергә тәкъдим ителә.1975 елның январена 2 мең сумнан артык акча җыела. Тик шушы елның мартында партиянең шәһәр комитеты карары белән һәйкәлнең инде Илдар Ханов проекты буенча төзелгәне ачыклана. 

Операциядә катнашучы 20 меңнән артык укучы булачак һәйкәл янында Почетлы каравыл отряды булдырырга карар итә. Беренче отрядка керү хокукы өчен ярыш игълан ителә. Уку алдынгылары, пионер һәм комсомол отрядлары активистлары арасыннан иң-иңнәрне – 20 кандидатны сайлап алалар. Аларга махсус кием тегү өчен акча бүлеп бирелә. Отряд әгъзалары көн саен Пионерлар йортына килеп маршировать итәргә (тигез атларга) өйрәнә. Алар бергәләшеп хәрәкәт итү маршрутын һәм посттагыларның бер-берсен алыштыру кагыйдәләрен уйлап таба. 

Җиңү көне алдыннан бәйрәмчә киенгән отряд Орловка авылы янындагы скверда очраша. Биредә ул вакытта шәһәрдәге «1941-1945» саннары булган бердәнбер бетон билге була. Факел яндырып, егетләр-кызлар Ватанга тугрылыкка ант итә. Алар һәлак булганнарны истә тотарга, 1нче санлы постта почетлы каравылда торулары белән горурланырга вәгъдә бирә. 9 Май көнне 16нчы мәктәп укучысы Лера Кәримова җитәкчелегендә отрядтагылар Мәңгелек ут кабызылырга тиеш урынга атлый.

 Беренче елларны 1нче санлы Постта бәйрәмнәрдә генә вахаада торалар. 1985 елда Мәңгелек ут янында даими эшләүче 1нче санлы Пост булдыру турында шәһәр башкарма комитетының карары чыга. Әлеге оешмага бүлмә бирәләр, урамнан керү өчен урын булдыралар, телефон кертәләр, җәйге һәм кышкы форма белән тәэмин итәләр.

Кызганычка каршы, берничә елдан бөтен илдә Мәңгелек утлар сүндерелә, пост җитәкчеләре эштән җибәрелә. Бөтен Советлар Союзында бары тик Чаллыда гына 1нче санлы пост кала. Аның эше бүгенгәчә бер көнгә дә тукталмый.

 

Светлана Пипникова фикеренчә, һәр мәктәптә мәктәп тарихы музеен булдырырга кирәк. Үткәнен белмәгән балалар кемнән үрнәк алсын, ничек тәҗрибә тупласын? Яңа уку елы алдыннан ул үз китабын бар Чаллы мәктәпләренә таратырга планлаштыра. Ә киләчәктә һәр мәктәпнең өлкән вожатыйларына багышланган китап язарга тели.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев