Түбән Кама ГЭСы астында ниләр бар?
Гидроэлектростанция тарихы.
Бер-ике гасыр элек кешеләр электрның ни икәнен дә белмәгән. Утын ягып, шәм яктысы белән гомер иткәннәр. Тора-бара керосин лампасы килеп кергән... Хәзер исә электр энергиясеннән башка тормышны күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Аз гына сүнеп торса да тормыш туктап калган сыман. Электр – цивилизация мөмкинлеге.
Бөек Ватан сугышына кадәр башлыча җылылык электр станцияләре корыла. Сугыштан соң гидроэлектростанцияләр алгы планга чыга. 1955 елда Куйбышев электр станциясе сафка баса. 1979 елда Түбән Кама ГЭСының 1нче һәм 2нче агрегатлары файдалануга тапшырыла.
Бүгенге көндә ул республикада энергия белән тәэмин итүче бердәнбер зур предприятие. Ул «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенә карый. ГЭСның егәрлеге – 650 МВт чамасы. Ел дәвамында ул уртача 1680 млн кВт/сәг электр энергиясе җитештерә.
«Эштә төнгә чаклы кала идек»
Гидроэлектростанцияне ничек төзегәннәр соң? Анда кемнәр көч куйган? Әлеге сораулар белән Түбән Кама ГЭСы җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Безне Татарстанның атказанган һәм Россиянең мактаулы энергетигы Виталий Илья улы Хохлов белән таныштырдылар. Ул чирек гасыр гомерен Татарстан энергетика тармагын үстерүгә багышлаган. Шуның 22 елын – Түбән Кама ГЭСына.
Очрашу музейда билгеләнде. «Күпме еллар үткән дә, күпме сулар аккан! Әле кичә генә сыман иде... ГЭСның агрегатларын файдалануга ташырырга әзерләнеп йөргән чакларыбыз. Ыгы-зыгы вакытлар... Төнгә чаклы эштә яткан чаклар. Максатыбыз зурдан – халыкны электр энергиясе белән тәэмин итү иде», – дип хатирәләрен яңартты Виталий Ильич.
Тумышы белән Виталий Хохлов Саратов өлкәсе Дергачи авылыннан. Институтны тәмамлагач, Красноярск краенда авыл электр челтәрләрен эксплуатацияләүне җайга салуда катнашкан. Аннан соң 6 ел Казахстанда Чардаринская ГЭС төзелешендә эшләгән.
1975 елдан Чаллыда Түбән Кама ГЭСы директоры Марат Юсупов аны төзелешкә инженер итеп чакыра (алар Чардаринская ГЭС төзелешендә бергә эшләгәннәр – ред.).
«Минем төп бурычым – техник җиһазларга заказ ясау иде. Төрле заводларга чыга идек. Санкт-Петербург, Мәскәү... йөрмәгән шәһәрләр калмады. Күпме тәҗрибә тупладык. Күпме алдынгы җиһазлар кайтардык. Түбән Кама ГЭСы төзелеше тормышымда иң зур һәм истә калырлык эшләрнең берсе булды», – дип искә ала Виталий Ильич.
Тарихка күз салыйк
Түбән Кама ГЭСы илдә зур төзелешләрнең берсе була. Аны проектлау өчен шактый вакыт үтә! Беренче эзләнү эшләре 1931-1934 елларда башлана. Ул вакытта белгечләр ике участокны – Кама Аланы авылы һәм Тарловка авылыннан алып Чаллының көнбатыш якларын тикшерәләр. Әмма сугыш башлану сәбәпле, төпле фикергә килә алмыйлар.
50нче елларда нефть җитештерү үсеш ала. Чаллыга таба автомобиль трассаcы төзелә. Круглое Поле станциясеннән Элеваторга таба тимер юл салына. Түбән Кама шәһәре, химия, бетон заводлары төзелә башлый. Бондюг химия заводы реконструкцияләнә. Электр энергиясенә ихтыяҗ бермә-бер арта.
Ниһаять, 1963 елда гидроэлектростанция төзелеше башланып китә. Котлован казыла, тимер-бетон конструкцияләр ясый башлыйлар, автомобиль һәм җитештерү базаларын булдыралар. Кыскасы, иң мөһим икътисадый-сәнәгый проект башлана.
Төзелештән тыш, халыкка аңлату бурычы да куела. ГЭС төзү аркасында су басачак территорияләрне «чистарту» таләп ителә. 13 меңнән артык йорт, 5 меңгә якын колхоз һәм дәүләт учреждениеләре күчерелергә тиеш була. Татарстан, Башкортостан, Удмуртиядә бу юнәлештә җитди эш алып барыла башлый. Иске йорт хуҗалары күченүгә каршы булмый, әмма кайберләрен үгетләргә туры килә. Су басарга тиешле мәйданнар урманнардан чистартыла, барлык корылмалар сүтелә, юллар, электр һәм элемтә линияләре күчерелә.
Башлангыч елларда баш инженер итеп Лев Махов, директор итеп Михаил Ефим улы Хотимский билгеләнә. 1969 елдан Түбән Кама ГЭСын Марат Габбас улы Юсупов җитәкли.
Төзелеш туктала
Шулай да кызулап башланган төзелеш берара туктап калырга мәҗбүр була. 1969 елда Чаллыда «КАМАЗ» заводы төзелә башлый. «Камгэсэнергострой» компаниясенең бар техникасы һәм төзүчеләр шунда җәлеп ителә. Түбән Кама ГЭСы икенче планга кала. «Ул вакытта төзелештә нибары ике СМУ техникасы гына калды. Төзелеш әкренәйде», – ди Виталий Ильич.
«КАМАЗ»дан тыш, завод эшчеләре өчен йортлар төзү бурычы да куела ул елларда. Халыкка азык-төлек кибетләре, уңайлыклар да кирәк. Шуңа күрә беррәттән икмәк-сөт заводлары, ит комбинатлары да төзелә башлый.
«Ул елларда көндез бөтен бетон «КАМАЗ», шәһәр төзелешенә китеп бара иде. Түбән Кама ГЭСын бетонлау өчен төнлә һәм ял көннәрендә эшләргә туры килә иде», – дип искә алган ул чакларны «Гидрострой» башлыгы Алексей Быкадоров «В золотых огнях гидростанции...» китабында.
1975 елда СССРның энергетика һәм электрификация министры Пётр Непорожний һәм ТАССР КПСС обкомы секретаре Фикрәт Табиев СССР Министрлар Советына хат юллый. Гидростанциянең төзелеш срокларын билгеләүне сорыйлар. 1976 елда Түбән Кама ГЭСында төзелеш кабат җанланып китә.
Су басу
1978 елга котлованны су белән тутыру һәм Чулман елгасы үзәнен ябу өчен бөтен эшләр дә тәмамлана. Бу мизгелне төзүчеләр түземсезлек белән көтә. Хәтта гироэлектростанциягә кергәндә стелада 20,10, 5 көн... 2, 1 көн калды дип билгеләп баралар.
25 октябрь Түбән Кама ГЭСына илкүләмендә зур җитәкчеләр, проект ясаучылар, төзүчеләр җыела. Бу көнне гидроэлектростанция җайланмалары су астында калырга тиеш була. 10 сәгать 20 минутта котлованга су тула башлый. 2 сәгать эчендә сусаклагыч 62 метрга кадәр тутырыла. Әлеге күрсәткеч – электр җиһазлары эшли ала торган һәм суднолар шлюз аша уза ала торган оптималь биеклек.
Агрегат кулланылышка тапшырыла
«Беренче агрегатны куллануга тапшырырга әзерләнгәнебез әле һаман да күз алдында. Трансформатор әзер түгел. Линиягә чыгарга әзерлек юк. Төзүчеләр, проектлаучылар һәм эксплуатация белгечләре белән җыелышып, вакытлыча схема уйлап таптык. Төзелеш подстанциясенә шлюз астыннан 4 кабель суздык. Шул рәвешле беренче агрегатны җибәрдек», – ди ветеран. Аңлавы да, күзаллавы да авыр. Әмма ул вакытта шәһәребез белгечләре зур эш башкара. 1979 ел була ул. Агрегатны сынау максатыннан төнге 2 сәгать 32 минутта җибәреп карыйлар.
«Көн дисеңме, төнме – гел эштә идек. Энтузиазм көчле иде. Яшьләр бит! Авырлыкны сизмәдек. Югыйсә, авырлыклар һәм җитешсезлекләр адым саен иде. Завод, лабораторияләр, НИИ белән эшләргә туры килде. Килеп чыккан һәр проблеманы чишә бардык», – дип искә ала Виталий Хохлов.
1нче агрегатны җибәргәч тә, раслау документын алып кайту өчен Мәскәүгә аны җибәрәләр. «Төрле инстанцияләр буенча бер атна йөреп, шәһәргә приказ белән кайттым», – ди ул.
1979 елның 30 декабрендә 2нче гидроагрегатны кулланылышка тапшыралар. 30, 31 декабрьда 1нче һәм 2нче гидроагрегатлар бердәм энергосистемага тоташа.
1980нче елның 21 апрелендә 3нче агрегат, 30 сентябрендә 4нче агрегат кулланылышка тапшырыла. Алдагы елда бер-бер артлы тагын 4 агрегатны эшкә җигәләр. 1987 елда ГЭСның соңгы, 16 нчы агрегаты эшли башлый.
Түбән Кама ГЭСы турында атаклы энергетик сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Музейдагы тарихи экспонатларны, фотоларны караганда да ул һәркайсына тукталып уйланып тора. Төзелеш елларын сагынып искә алуы сизелеп тора.
«Менә бу фотода Борис Ельцинның безгә килүен көтеп утырабыз... Күпме таныш йөзләр! Күбесе инде исән түгел», – ди.
Түбән Кама ГЭСында Виталий Ильич 2001 елга кадәр хезмәт куя. Хәзер дә ул тиктормас, «үземә ял бирмичә яшим» ди. Бакчада төрле сортлы виноградлар үстерү белән мавыга икән.
«Авылда яшәгәндә үк виноград үстерү белән кызыксына башлаган идем. 1978 елда ныклап тотындым. Марат Габбасович белән үсентеләр кайтарттык. Бүген виноград төрләре санап бетергесез. Бөтенесенә дә җитәрлек. Җәйләремне бакчада үткәрәм. Тавыклар тотам. Вакыт булганда балыкка да йөрим», – ди ул.
Виталий Ильичның улы да Түбән Кама ГЭСында эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Хәзер оныгы Михаил Хохлов мәгълүмати технологияләр программисты булып эшли.
Сусаклагыч дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсе
Проект буенча тиешле егәрлеккә ирешү өчен Түбән Кама ГЭСы сусаклагычы 68 метр биеклеккә кадәр тулырга тиеш була. Мондый күрсәткечкә 1990 елда чыгу планы куела. Әмма 80 еллар ахырында экология оешмалары массакүләм протест белдерә. Нәтиҗәдә, 1990 елның апрелендә Татарстанның Югары Советы, соңрак шул ук елның сентябрендә Башкортстанның Югары Советы сусаклагыч турында карар кабул итәргә мәҗбүр була.
2001 елда Татарстан һәм Башкортстан республикалары җитәкчеләре (2002 елда аларга Удмуртия җитәкчелеге дә кушыла) Түбән Кама сусаклагычы биеклеген 63,3-63,5 метрга кадәр арттыру һәм 2010 елга кадәр шундый режимда эксплуатацияләү турында килешү имзалый. Хәзерге вакытта сусаклагычның биеклеге 63,3 метр.
Сусаклагычның проектта каралган билгегә кадәр җитмәве икътисадый һәм экологик проблемалар тудыра. Электр егәрлеге тиешенчә җитештерелми. Суднолар йөреше кыенлаша, инженер корылмалар проекттан тыш режимда эшли.
Сусаклагыч дәрәҗәсен проект билгесенә күтәргән очракта, Татарстан, Удмуртия, Башкортстан җирләрен су басуына китерәчәк. Пермь краенда бераз азрак. Белгечләр фикеренчә, гидроузел төзелешен тәмамлау кыйммәткә төшәчәк. Шулай да сусаклагычның дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсе Татарстан хакимияте тарафыннан кузгатыла, әмма Удмуртия, Башкортостан һәм Пермь крае хакимиятләренең каршылыгына очрый.
Түбән Кама ГЭСы җитәкчеләре:
Хотимский Михаил Ефим улы (1965-1969 еллар)
Юсупов Марат Габбас улы (1969-1988 еллар)
Айсин Рафик Гыйльметдин улы (1988-2007 еллар)
Муллагалиев Илдус Рафис улы (2007 елдан бирле)
Түбән Кама ГЭСының үз музее бар. Анда төзелеш еллары, җитәкчеләре, эшчеләр турында якты хатирәләр саклана. Гидроагрегат, плотина макетлары урын алган. Шулай ук биредә мамонт мөгезе һәм сөякләре дә бар. Аны 1975 елда төзелеш мәйданыннан табып алган булалар.
Материалны язганда “В золотых огнях гидростанции…” китабы файдаланылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев