2 июль 2015 яңалыклары
-
Безнекеләр сынатмый
Мәскәүдә мәгариф өлкәсендә яшьләрнең авторлык проектлары буенча Бөтенроссия конкурсы бара. "Минем ил - минем Россия" бәйгесендә Чаллыдан Айдар Нуруллинның "Гаилә анимациясе лабораториясе", Родион Жуковның "Җиңү календаре" проектлары катнаша. Форумда "Волонтер" үзәге координаторы Антон Актуганов эксперт вазифасында чыгыш ясый. Җиңүчеләрне Дәүләт Думасында бүләклиләр.
-
Ford Sollers эшчеләр җыя
Җитештерү күләме арту сәбәпле Чаллыдагы Ford Sollers компаниясенә өстәмә рәвештә 200 хезмәткәр кирәк. Завод слесарьләрне, эретеп ябыштыручыларны, буяучыларны, йөктөягеч йөртүчеләрне һәм башка һөнәр ияләрен эшкә чакыра. Персонал җыю июль-август айларында тәмамланырга тиеш.
-
Коррупциягә каршы көрәш дәвам итә
Шәһәр хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Россия тикшерү комитетының Чаллы районнара бүлек җитәкчесе Марат Галиханов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә 2015 елда коррупциягә кагылышлы җинаятьләр буенча кергән 10 хәбәрнең 9ы буенча җинаять эше кузгатылган.
-
“Чаллы-ТВ” белән Марина Коновалова җитәкчелек итә
"Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе белән вакытлыча "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры урынбасары Марина Коновалова җитәкчелек итә башлады. Ул 17,5 ел "ТНВ" каналында коммерция директоры булып эшләде.
-
Балалар туризмы куркынычсызлыгы буенча “кайнар линия” эшли
Җәйге каникуллар чорында балалар туризмы куркынычсызлыгы буенча "кайнар линия" эшли башлады. 8-800-250-85-02 телефоны буенча сорау бирергә, шикаять белдерергә, киңәш сорарга мөмкин. "Кайнар линия" телефоннары эш көннәрендә 10нан 17 сәгатькә кадәр эшли.
-
Бакчалар балаларны көтә
"Юл картасы" республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел Чаллыда 6 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырылып, җәйнең һәр аенда икешәр бакчаны сафка кертү тәгаенләнгән иде. Төзүчеләр ике бакчаны өлгерттеләр инде. Һәркайсы 240 урынга исәпләнгән һәм бассейнлы бакчаларны үткән елның декабрь аенда төзи башлаганнар иде. Объектларны финанслауның гомуми суммасы 887,7 млн сум...