Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакчалар балаларны көтә

"Юл картасы" республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел Чаллыда 6 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырылып, җәйнең һәр аенда икешәр бакчаны сафка кертү тәгаенләнгән иде. Төзүчеләр ике бакчаны өлгерттеләр инде. Һәркайсы 240 урынга исәпләнгән һәм бассейнлы бакчаларны үткән елның декабрь аенда төзи башлаганнар иде. Объектларны финанслауның гомуми суммасы 887,7 млн сум...

"Юл картасы" республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел Чаллыда 6 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырылып, җәйнең һәр аенда икешәр бакчаны сафка кертү тәгаенләнгән иде. Төзүчеләр ике бакчаны өлгерттеләр инде.

Һәркайсы 240 урынга исәпләнгән һәм бассейнлы бакчаларны үткән елның декабрь аенда төзи башлаганнар иде. Объектларны финанслауның гомуми суммасы 887,7 млн сум тәшкил итә. Яңа бакчалар сафка баскач 1480 бала урынлы булачак. Бу сандагы урыннар белән тәэмин итү шәһәр һәм КАМАЗны актив төзү чорында гына мөмкин булган. Өч яшьлек Чаллылылар инде барысы да бакча белән тәэмин ителгән, хәзер 1,5-2 яшьлекләрне урнаштыру бурычы тора.

"Яр буе" торак районында 36/9/1а адресы буенча урнашкан 114нче "Челнинская мозаика" - "Чаллы бизәкләре" балалар бакчасы кечкенә чаллыларны берничә көн элек кабул итә башлады. "Нәниләр көнгә берничә сәгатькә килеп, тәрбияче апаларына, бер-берләренә ияләшәләр, ягъни аларның бакча тормышына күнегү чоры",- дип аңлата бакча мөдире Гөлназ Миңнеханова. Электрон чират буенча бакчага 240 бала җибәрелгән. Ясле төркемнәре - дүртәү, 3-4 яшьлекләр - җиде, 4-5 яшьлекләр ике төркем булачак. 13 төркемнең дүртесе - татар төркеме. Әлегә балалар поликлиникада медицина күзәтүе үтәләр. 1 июльдән төркемнәр гадәти режимда эшли башлый.

Бакча заман таләпләренә туры китереп төзелгән: төркем бүлмәләре уңайлы итеп җиһазланган. Һәрнәрсә өр-яңа һәм матур булуы белән күңелгә рәхәтлек биреп тора. Бакчада бассейн, спорт, музыка заллары бар, хәтта чыгыш ясау өчен сәхнә дә ясалган. 114нче бакчаның да эчке дизайнын эшләүдә "Да-Да" архитектура мәктәбе укучылары да катнашкан. Төркемнәрдә, коридорларда, спорт һәм музыка залларын алар бизәгән.

Сарман трактында урнашкан 116нчы "Фиалка" - Миләүшә" бакчасы да балаларны кабул итәргә әзер. Ул - Кызыл Чаллы бистәсендәге беренче бакча - әллә каян үзенә тартып тора: фасады исеменә туры китереп, шәмәхә төсләр кулланып бизәлгән, әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән.

Биредә шулай ук бассейн, музыка һәм спорт заллары барлык таләпләргә туры китереп җиһазланган. Балаларга белем һәм тәрбия бирү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Бакчада 13 төркемнең барысы да гомуми белем бирүче төркемнәр, махсус төркемнәр булмый икән. Биредә 2 яшьтән 5 яшькәчә 240 бала тәрбияләнәчәк. "Миләүшә" дә балалар белән дә, хезмәткәрләр белән дә тулысынча комплектланган. Тиздән бакчада нәниләрнең шат авазлары ишетелә башлар", - ди шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге бүлекчәсе башлыгы Елена Дмитриевна Одинцова.

И.ӘХТӘМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев