Күңелле һәм файдалы яллар
Кышкы каникулны файдалы уздыру өчен Чаллыда барлык уңайлыклар тудырылган. "Азатлык" мәйданындагы шугалакта, "Медео"да, "Төзүчеләр" стадионында, Җиңү паркында һәм 36 ишек алды хоккей кортында тимераякта шуарга була. Тимераякны 70-100 сумга прокатка алырга мәмкин. Боз сараенда шуарга теләүчеләргә тимераяк 100-200 (балаларга һәм зурларга) сумга төшә. Чаңгы яратучылар яр буе һәм Җиңү паркларына...