4 февраль 2022 яңалыклары
-
Чаллыда тагын бер баланың ачык люкка егылып төшүенә бәйле тикшерү эше кузгатылган
Бүген автокаланың 65нче комплексында кыз бала ачык люкка егылып төшкән.
-
Юбилейга бүләккә пьеса
Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиева Габдулла Кариев исемендәге театр артисткасы Рәмзия Закирҗанованың юбилеена "Матур сити" исемле пьеса язды.
-
Бүген Илсөя Бәдретдинованың туган көне
Популяр җырчы терелде. Аның Уфада гастрольләре дәвам итә.
-
Үзәк шәһәр китапханәсе Чаллы халкын иҗади кичәгә чакыра
10 февральдә 12:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә Татарстанның атказанган артисты Флора Вафинаның “Хәтер яктысы” дигән иҗат кичәсе була. Музыкаль очрашуны ул танылган скульптор, рәссам Илдар Хановның хәтер көненә багышлап үткәрә.
-
Сукбай этләргә очрасаң, аларны аулау буенча нинди телефоннарга шалтыратырга була?
Сукбай этләр темасы кешеләрне күптән ике лагерьга аерды. Берселәр хайваннарны кызганыч, ди, һәм мондыйлар этләрне көн саен ишегалды территориясендә ашата, ә икенчеләре үзләре һәм якыннары өчен куркалар.
-
Чаллыда чирләүчеләр арткан
208 кешегә ковид диагнозы куелган.
-
"Акыллы буын" ("Умное поколение") директорын лицензиясез эшләгәне өчен штрафка тарттылар
"Акыллы буын" директоры Людмила Сидоровага гаилә үсеш үзәге эше алып барганда лицензиясез эшләгәне өчен, суд карары нигезендә штраф салынды. Хатын-кызга 30 мең сум түләргә кирәк булачак. Карар әлегә үз көченә кермәде.
-
Чаллы мәктәпләре 5 көн уку режимына күчте
Икенче атна рәттән ОРВИ һәм коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, шәһәрнең кайбер мәктәпләрендә 5 көн уку режимына күчтеләр. Шимбә көнне дәресләр бетерелде.
-
Өлкән буын чаллылылар гаджетлар белән файдаланырга өйрәнә
Чаллы шәһәрендәге Россия пенсионерлар берлеге бүлеге каршындагы Өченче буын Университетында "Планшетта, смартфонда эшләү" курсы дәресләре үткәрелә.
-
Эт тешләгән баланың әтисе “Шәһри Чаллы”га интервью бирде - ВИДЕО
Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә Тукай районының Новотроицкое авылында өч яшьлек балага эт ташлана. Ерткыч сабыйның борынын тешли. Аннары әти кешедән куркып кача. Хәзер малай хастаханәдә әтисе белән ята.
-
Чаллының өлкән буын кешеләре компьютер грамоталылыгына өйрәнә ала
Шәһәр китапханәсендә Куркынычсыз Рунет атнасы кысаларында автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре өченче буын вәкилләре өчен «Өлкәннәр өчен Интернет әлифбасы» дип исемләнгән практик дәрес үткәрделәр.
-
Эт тешләгән баланың әти-әнисе ярдәм сорый
3 февраль көнне урамда йөрүче этләрнең берсе Чаллы янындагы Новотроицкое авылында 3 яшьлек баланы тешли. Малай әтисе Руслан Шакиров белән хастаханәдә.
-
Зуев районнар башлыкларына түбәләр белән шәхсән шөгыльләнергә кушты
Кар төшү белән гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркыны бар. Шуңа бәйле Чаллы администрациясе түбәләрнең торышына, бозлар туплану урыннарына аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтә.
-
"КАМАЗ" эшкә чыгу графигын үзгәртте
Бүген “КАМАЗ” буенча боерык таралган: февраль аенда Яр Чаллыдагы генераль һәм башкарма дирекцияләрнең төрле бүлекчәләре хезмәткәрләре төрле вакытта эшкә килеп, төрле вакытта эштән китәчәк.
-
Өч яшьлек баланы эт тешләгән
Бу хәл Тукай районының Новотроицкое авылында булган.