Өч яшьлек баланы эт тешләгән
Бу хәл Тукай районының Новотроицкое авылында булган.
3 февральдә Руслан Шакиров, өч яшьлек улы Мусаны ияртеп, капка төбен көрәргә чыга. Трактор көткән арада балага урамнан килүче ике этнең берсе ташлана. Эт малайның борынын тешли. Аннары әти кешедән куркып кача.
Баланы тиз арада Кама балалар медицина үзәгенә алып килеп, операция ясыйлар, яраны тегәләр. Хәзер малай хастаханәдә әтисе белән ята. Әнисе яшь бала белән өйдә.
Руслан Шакиров “Шәһри Чаллы” хәбәрчесенә: “Операция уңышлы узды, бала исән булгач, тынычландык инде”, - диде.
Авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова ата-анадан гафу үтенгән, ярдәм тәкъдим иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев