6 май 2020 яңалыклары
-
Хәлсезлектән ничек котылырга?[киңәш]
Әгәр тиз арыйсыз икән, димәк, сезнең туклану рационыгыз балансланмаган, витаминнар, минераль матдәләргә бай түгел. Азык-төлек организмга көч кертергә, нервларны тынычландырырга, матдәләр алмашын яхшыртырга тиеш.
-
Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева туачак сабыеның сәләмәтлеге турында әйтә
Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның бәби көтүенә алар үзләре генә түгел, аларны ишетеп-белгән һәркем куанган иде. Табиблар көмәнлелек аның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкинлеген кат-кат искәртсә дә, Лилия нык була белде, карарыннан кире кайтмады.
-
«Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без»
Мин балалы хатынга өйләндем. Бер тапкыр да өйләнеп караганым юк иде аныңчы. Безнең туганнар арасында минем сыманнар юк. Бар егетләр дә кызларына өйләнделәр, кыз туганнар егетләренә кияүгә чыктылар. Хәзер кеше кешегә бик кысылып бармый. Кем белән кем өйләнешкән икән – белмичә дә калалар. Чөнки артык зурга китеп туйлар оештырган юк бит. Шулай да, миңа әйтүчеләр булды: җан төсле акыллы кызлар тулып яткан заманда, кияүдә булып кайткан, балалы хатын алмасаң инде ул кадәр диделәр.
-
Коронавирус пандемиясеннән соң нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ булачагы билгеле
Пандемия тәмамланганнан соң берникадәр вакыт дәвамында кризиска каршы консультантлар һәм финанс консультантларына ихтыяҗ зур булачак. Алгарышлы мәгариф институты белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә RT.
-
Чаллылылар "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылды
Яр Чаллы халкы Җиңү көнен массакүләм бәйрәм итүдә катнаша. Ветераннарның портретлары, хәрби тематикага рәсемнәр, шулай ук рәхмәт сүзләре торак йортларның һәм мәгариф учреждениеләренең тәрәзәләрен бизи.
-
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны күпкә арткан
Бүген Татарстан Республикасында коронавирусның 102 яңа очрагы теркәлде: 10 кеше хастаханәгә салынган, 92 кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы, шуңа күрә өйдә дәваланалар. 1 очрак читтән кертелгән, 101 — авырулар белән элемтәдә булучылар.
-
Мөфти Равил Гайнетдиннең урынбасары коронавирус белән авыруы ничек үтүен сөйли [видео]
Рәфыйк Фәттәхетдинов коронавирус инфекциясен йоктырмау һәм таратмау өчен барлык күрсәтмәләрне дә үтәргә киңәш итә.
-
Татарстан халкы бүгеннән SMS-пропуск ярдәмендә зиратка бара ала
4нче максат буенча пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин, ул бер сәгать дәвамында гамәлдә була.
-
Кредит каникулы: кемнәргә бирелә һәм ничек аласы?
Сер түгел, бүген күпләрне авыру түгел, ә тамак кайгысы борчый. Үзизоляция кертелү сәбәпле, эшсез һәм табышсыз калучылар да шактый. Шул сәбәпле, кредит, ипотека өчен түләүләр дә авырлашты. Мондый очракта халыкка нишләргә? Түләүләрне туктатып тору өчен нинди шартлар үтәлгән булырга тиеш? Пандемиядән зыян күрүне банкка ничек дәлилләргә? Әлеге һәм башка сорауларга «ВТ»ның даими белгече – икътисад фәннәре докторы, КФУның идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох җавап бирде.
-
Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан көчле җил булачак.
-
Марина Патяшина: “Үзизоляция кисәк кенә юкка чыкмаячак”
12 майдан соң республикада парклар, скверлар рәсми рәвештә ачылып, анда йөрергә рөхсәт ителергә мөмкин. Кайбер хуҗалык товарлары кибетләренең дә, эшләп китүе ихтимал. Тик коронавирус белән авыручылар сизелерлек азайганда гына хөкүмәт моңа ризалык бирәчәк.