12 март 2015 яңалыклары
-
“Сугыш турында 100 сорау” беренче патриотик акциясе узды
Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында "Сугыш турында 100 сорау" беренче патриотик акциясе узды. Аның максаты - яшьләрдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата игътибарны арттыру. Дөрес җавап бирүчеләргә "Җиңүнең 70 еллыгына волонтерлар корпусы" бөтенроссия проектының махсус билгесе тапшырылды.
-
Җиңү паркын төзекләндерү проектына ачык конкурс вакыты озынайтыла
Шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисов үтенече буенча, Җиңү паркын төзекләндерү проектына ачык конкурс вакыты озынайтыла. Бу эшкә Казан архитекторлары да җәлеп ителәчәк. "Без барлык тәкъдимнәрне дә канәгатьләндерә алмыйбыз. Бюджетның мөмкинлекләре чикле. Эшләр этаплап башкарылачак", - диде башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев.
-
БДИ кырыслана
ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 елда белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы башкарма комитетлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнашты. Быел имтиханнар кабул итү пунктлары шактый кыскартылды, хәзер алар 86, узган ел 114 иде,...
-
Наил Мәһдиев идарә компанияләре җитәкчеләрен рәсми төстә тәкъдим итте
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә муниципаль идарә компанияләре җитәкчеләрен рәсми төстә тәкъдим итте. Алар: Комсомол районында - Егор Катков, Үзәк районда - Илшат Гыйләҗев, Автозавод районында - Чулпан Әгъләмова. Наил Гамбәр улы фикеренчә, муниципаль идарә компаниясе ул - бүгенге көндәге кимчелекләрне бетерү юлы. Шәхси компанияләр торак-коммуналь...
-
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә электрон чаралар ярдәмендә түләү
Чаллы халкының 24,6 проценты гына торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә электрон чаралар ярдәмендә түли. Лениногорскида бу күрсәткеч 50 процентка якынлаша. "Аларның тәҗрибәсен өйрәнегез. Техник мөмкинлекләр булган заманда халык чират торып иза чикмәскә тиеш", - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасарларына. Өлкәннәрне өйрәтү эшенә мәктәп укучыларын да җәлеп итү күздә тотыла.