БДИ кырыслана
ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 елда белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы башкарма комитетлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнашты. Быел имтиханнар кабул итү пунктлары шактый кыскартылды, хәзер алар 86, узган ел 114 иде,...
ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 елда белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы башкарма комитетлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Быел имтиханнар кабул итү пунктлары шактый кыскартылды, хәзер алар 86, узган ел 114 иде, дип белдерде Энгель Фәттахов. Барлык пунктлар да металл эзләү системасы һәм видеокүзәтү камералары белән җиһазланачак, алар онлайн режимда эшли. Имтихан уза торган пунктка контроль эшләр махсус оешмалар тарафыннан китереләчәк. 9нчы сыйныфлар имтиханнарын онлайн режимда эшли, төп дәүләт имтиханы 113 пунктта узачак.
Җәмәгать контроле процедураларында катнашырга теләүчеләр БДИ үткәрү урынында җәмәгать күзәтүчесе буларак аккредитацияләнә һәм якынча инструктаж узачак. "Төп дәүләт имтиханнарын һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын ниндидер хокук бозуларсыз үткәрү зарур. Без балаларның белемнәрен объектив һәм ачык бәяләргә тиеш", - диде министр.
Быел БДИның беренче өлеше 23 марттан 18 апрельгә кадәр узачак, икенчесе - 25 майдан 18 июньгә кадәр, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев