12 август 2019 яңалыклары
-
Авылга фельдшерлар кирәк
Бүгенге көндә районга яшь кадрлар җәлеп итү иң мөһим бурычларның берсе булып кала бирә. Әлеге мәсьәлә Тукай районында гына түгел, республика күләмендә дә кискен тора. Иң зур ихтыяҗ бүген шәфкать туташлары һәм фельдшерларга. Нәкъ шушы белгечләр халыкның көндәлек яшәешен, иминлеген, хезмәт эшчәнлеген, киләчәген тәэмин итә.
-
Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның дүртенче этабы старт ала
13-27 августта автокалада торбаларны опрессовкалауның дүртенче-соңгы этабы узачак.
-
WorldSkills Kazan чемпионаты мәйданчыклары 15 августка 100 процент әзер булачак
Хәзерге вакытта «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясенә җиһазлар китерәләр һәм аларны тоташтыралар.
-
"Бигеш" аэропортын шартлатырга җыенучы кулга алынган
11 август көнне 3:20дә бер ир-ат, 112 телефонына шалтыратып, "Бигеш" аэропортын шартлатырга җыенуы турында хәбәр итә.
-
Әниләргә – куаныч, нәниләргә – юаныч
Казанның Камай урамында урнашкан торак комплексларында яңа йортлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле калкып кына тора. Күпкатлы йортларда яшәүче яшь гаиләләрне сөендереп, 220 балага исәпләнгән яңа бакча да сафка басып килә.