Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әниләргә – куаныч, нәниләргә – юаныч

Казанның Камай урамында урнашкан торак комплексларында яңа йортлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле калкып кына тора. Күпкатлы йортларда яшәүче яшь гаиләләрне сөендереп, 220 балага исәпләнгән яңа бакча да сафка басып килә.

Бик тиздән бу бина сабыйларның шат авазына күмеләчәк. Ә хәзергә анда борау, чүкеч тавышлары хакимлек итә. Төзүчеләрнең, яңа уку елына өлгертергә кирәк, дип тырышып йөргән көннәре. Балалар өчен булгач, бернинди кимчелекләре дә калырга тиеш түгел – киләчәк үсәчәк бит монда.

– Узган ел декабрь урталарында нигез сала башладык, – ди төзелешнең прорабы, участок башлыгы Айрат Шәрәфетдинов. – Тиз дә, сыйфатлы да төзергә тырыштык. Хәзер инде соңгы эшләрне төгәлләп киләбез.

Әйе, чып-чын балачак йорты ул, аллы-гөлле төсләре белән ерактан ук үзенә чакырып тора. Ишегалдында верандалар, уен мәйданнары да әзер – сабыйларны көтә.
– Бакчабыз «Хыял» исемен йөртәчәк, – диде булачак бакчаның мөдире Людмила Царькова. – 12 төркем ачарга планлаштырабыз. Полилингваль бакча булачак ул безнең. Нәниләрнең һәрберсе рус, татар һәм инглиз телен өйрәнәчәк.

Бу бакча «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Башкалабызда андыйлар бер «Хыял» гына түгел. Бакчалар моннан берничә дистә еллар элек төзелгән районнарда да, «Салават күпере» кебек яңа гына сафка басып килә торган микрорайоннарда да төзелә. Гомумән алганда, Татарстанда әлеге проект буенча барлыгы 6010 урынга исәпләнгән 29 бакча төзү планлаштырыла. Бу урыннарның 3090ы –  яслеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча төзелә торган бакчаларны да ел азагына түгел, ә яңа уку елына тапшыру каралган.
Питрәч районы Көек бистәсендәге 220 урынлык яңа бакчаның ачылуын да «Светлый» торак комплексында яшәүче гаиләләр түземсезләнеп көтә. Моңарчы алар сабыйларын Казанга яки Салмачы бистәсенә йөртергә мәҗбүр булган.

Балалар бакчалары белән эшләр шулай уңай тора. Дөрес, бүгенге көндә башкарылган эшләр киләчәккә дә зур бурычлар куячак. «Рәхмәт, бакчалар салалар. Алар безнең тирәдә генә өчәү була инде. Ә менә мәктәп берәү дә юк. Балаларым белем алырга өч урам аша йөрергә мәҗбүр», – диде безгә юлыбызда очраган Камай урамында яшәүче ир-ат. Әлеге фикерне микрорайонда яшәүче башкалар да хуплады.

Сүзләрдә хаклык бар: берничә елдан яңа бакчаларда тәрбияләнгән балалар мәктәп яшенә җитәр, шундый ук яхшы шартлары, бөтен уңайлыклары булган уку йортларын күпләп төзү дә мөһим мәсьәлә булып, ил алдына килеп басар.

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/nilrg-kuanych-nnilrg-yuanych

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев