13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Очсыз да, зарарсыз да
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре өчен автогигантта күчмә утырыш үткәрде. Анда газ ягулыгына көйләнгән техника алу, белгечләрне укыту, техниканы эксплуатацияләү таләпләре буенча фикер алышынды. Газ ягулыгына көйләнгән техника алу өчен Чаллыга федераль һәм республика бюджетларыннан 136 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу суммага 49 автомобиль...
-
Чаллының “Терпсихора” ансамбле җиңүче
Санкт-Петербурта "Талантлар салюты" проекты кысаларында III халыкара фестиваль узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 350 иҗат коллективы катнашты. Чаллының "Терпсихора" бию студиясе әлеге бәйгедә "Бию иҗаты" номинациясендә беренче урын яулады.
-
Үзебезнекен алыгыз!
16 гыйнварда "Экспо-Кама" күргәзмәләр үзәгендә Чаллы товар җитештерүчеләре өчен күргәзмә оештырыла. Анда йорт җиһазлары, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, тегү белән шөгыльләнүче 60 ка якын кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнашыр дип көтелә. Күргәзмә кичке сигезгә кадәр эшли.
-
Чаллы шәһәре мэрының ярдәмчесе итеп Илшат Салихов билгеләнде
Ул моңа кадәр Тәтеш һәм Менделеевск район советларында аппарат җитәкчесе булып эшләгән. Илшат Салихов 1986 елның 10 декабрендә Алабугада туган. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Чаллы мэры ярдәмчесе вазифасын Наилә Саттарова башкарды. 2014 елның 26 сентябрендә ул башкарма комитетка башка вазифага билгеләнде.