Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Очсыз да, зарарсыз да

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре өчен автогигантта күчмә утырыш үткәрде. Анда газ ягулыгына көйләнгән техника алу, белгечләрне укыту, техниканы эксплуатацияләү таләпләре буенча фикер алышынды. Газ ягулыгына көйләнгән техника алу өчен Чаллыга федераль һәм республика бюджетларыннан 136 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу суммага 49 автомобиль...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре өчен автогигантта күчмә утырыш үткәрде. Анда газ ягулыгына көйләнгән техника алу, белгечләрне укыту, техниканы эксплуатацияләү таләпләре буенча фикер алышынды.

Газ ягулыгына көйләнгән техника алу өчен Чаллыга федераль һәм республика бюджетларыннан 136 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу суммага 49 автомобиль алырга планлаштырыла. Шуны күз алдында тотып, башкарма комитет җитәкчесе киңәшмәне КАМАЗның партнеры "РариТЭК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять мәйданында уздырды да.

Биредә кунаклар автомобильләрне газга көйләү цехы, сервис хезмәте күрсәтү участогы, уку сыйныфлары белән таныштылар. Чыгыш ясаучылар метан белән эшли торган техниканың өстенлекләренә тукталдылар. Бу, беренчедән, очсыз ягулык, икенчедән, экологик яктан зарарсыз. Метанның бәясе бензинга караганда 3 тапкыр арзан.

Наил Мәһдиев "КАМАЗ-Марко" уртак предприятиесендә җитештерелгән "Бравис" автобуслары белән кызыксынды. Әлеге түбән идәнле автобуска күп кеше сыя. Наил Гамбәрович аларны шәһәр маршрутларында кулланырга мөмкинлеген әйтте. Татарстан Транспорт министрлыгында 200 автобус алу турында сөйләшүләр алып барыла икән. "Бу экология һәм икътисад ягыннан файдалы. Бензинның литры 30 сумнан артык булса, метанныкы 10 сумнан бераз гына артык", - диде ул.

Киләчәктә субсидия программасы буенча Чаллыга автобуслар, коммуналь хуҗалык өчен техника, автогидроподъёмник, юл чистарту машинасы алырга планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев