Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрендә Казанда коточкыч җинаять кылынды. Бу фаҗигадә гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелде. Православие динен һәм башка диннәрне тотучылар белән беррәттән, республика мөселманнары әрнүле, хәсрәтле көннәр кичерә, һәлак булганнарның рухлары тынычлыгына багышлап догалар кыла, яралыларның тизрәк савыгуын сорап Аллаһка сыгына.