16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Айрат Зарипов - Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы үз чыганакларына нигезләнеп хәбәр итә. Искәртеп узабыз: ведомствоның элеккеге башлыгы Ирек Миңнәхмәтов кичә "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры кәнәфиен биләде. Белешмә өчен. Айрат Зарипов 1962 елда Казанда туган. "Физика укытучысы" белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика...
-
Чаллыда җитештерелгән товарлар очсыз да, сыйфатлы да
Шәһәр башкарма комитеты, сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә "ЭКСПО-КАМА" күргәзмәләр үзәгендә җирле товар җитештерүчеләр өчен күргәзмә оештырылды. Анда 60ка якын кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче предприятие катнашты. Күргәзмәгә куелган автомобиль техникасын, мебель, төзелеш кирәк-яракларын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев та карады. Ул кризис шартларында җирле товар җитештерүчеләргә карата игътибарны...
-
Төбәк олимпиадалары башланды
Мәктәп укучыларының бөтенроссия төбәк олимпиадалары башланды. Ул 2015 елның 13 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр "Петровский" бистәсендә урнашкан "Регина" кунакханәсендә үтә. Аларда муниципаль этапта җиңү яулаган укучылар астрономия, инглиз, француз, немец, рус, татар телләре һәм әдәбияты, биология, физика, химия, география, математика, сәнгать, информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, җәмгыять белеме, физик тәрбия,...
-
Чаллыда спорт мәйданчыклары төзелә
2015 елда Чаллыда тагын 11 универсаль спорт мәйданы төзергә җыеналар. Былтыр 11 спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылган иде. Бу объектларга республика бюджетыннан 27,8 миллион сум акча бүлеп бирелә. Яңа мәйданчыклар 1, 10, 56, 46, 25, 34нче мәктәпләр янында төзеләчәк. Шулай ук "Витязь", "Чаллы", "Тулпар" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, "Орион" яшьләр үзәге, Яр...
-
Автомәктәпләрдә үзгәрешләр
Шәһәребезнең 4 автомәктәбе, ЮХИДИ белән килешү төзеп, машина йөртүчеләр әзерләргә рөхсәт алды. Чаллыда 25 автомәктәп бар. Узган ел аларның эшчәнлеген республика дәүләт инспекциясе вәкилләре тикшергән иде. Нәтиҗәдә, тиешле таләпләр үтәлмәү сәбәпле, алар ябылды. Бүгенге көндә автомәктәпләр булган кимчелекләрне бетереп, рөхсәт алу өчен гаризалар бирделәр. 2015 елда машина йөртергә таныклык алырга...