Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Айрат Зарипов - Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы үз чыганакларына нигезләнеп хәбәр итә. Искәртеп узабыз: ведомствоның элеккеге башлыгы Ирек Миңнәхмәтов кичә "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры кәнәфиен биләде. Белешмә өчен. Айрат Зарипов 1962 елда Казанда туган. "Физика укытучысы" белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика...

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы үз чыганакларына нигезләнеп хәбәр итә. Искәртеп узабыз: ведомствоның элеккеге башлыгы Ирек Миңнәхмәтов кичә "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры кәнәфиен биләде. Белешмә өчен. Айрат Зарипов 1962 елда Казанда туган. "Физика укытучысы" белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын (1984), "Менеджмент" белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад иститутын (1995) тәмамлаган. 1984-1985 елларда Казанда СПТУ-2дә укытучы, ТАССРның Министрлар Советы каршындагы Җәмәгать туклануы идарәсе КПТУ ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшләгән. 1987-1988 елларда - Казан трамвай-троллейбус идарәсендә ВЛКСМ комитеты секретаре. 1988-1991 елларда - ВЛКСМның Казан шәһәре Идел буе райкомы икенче секретаре. 1991-1994 елларда - Казан каласы Идел буе районының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. 1994-2002 елларда - Казан хакимиятендә иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе. 2002-2006 елларда - Татарстан Республикасы Президенты матбугат үзәге җитәкчесе. 2006-2010 елларда - Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе. 2010 елның февраленнән Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен җитәкләде. Россия Федерациясенең 3 нче класслы дәүләт киңәшчесе (2011). Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007). "Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" (2003), "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" (2005) медальләре, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең эчкерсез һәм нәтиҗәле гражданлык хезмәте өчен рәхмәте (2012), Дуслык ордены (2013) белән бүләкләнгән. Өйләнгән. Ике кызы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев