16 март 2015 яңалыклары
-
Мәдәният идарәсен кем җитәкләр?
Чаллының мәдәният хезмәткәрләре узган елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Калабызның өч театрындагы бер урынга 1000 кеше туры килә. Узган елда спектакльләрне 135 мең тамашачы караган. Чаллыда елына бер кеше мәдәният чараларына 102 сумлык билет алган. Түбән Камада бу максатлар өчен елына бер кешегә 37 сум гына акча тотыла икән. Мәдәният хезмәткәрләренең...
-
Президенттан ярдәм
Узган ел Чаллыда "Чудо-дети" дәвалау педагогикасы үзәге ачылган иде. Анда аутизм белән чирли торган балаларны тернәкләндерәләр. Бүгенге көндә әлеге үзәк эшчәнлеген психо-неврологик диспансерда алып бара. 2014 елда башкарма комитет үзәккә ГЭС бистәсендәге 1нче музыка мәктәбе бинасын бирде. Анда төзекләндерү эшләре башланды инде: тәрәзәләр алмаштырылды, электр үткәргечләр яңартылды. Шәһәрдә авыру балаларга...
-
Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә баннерлар куела
Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Чаллы урамнарына Бөек Ватан сугышы ветераннарының 1941 елдагы һәм бүгенге фоторәсемнәре төшерелгән 40 баннер куела. Алар ветераннар яши торган комплекслар тирәсендә урын алачак. Моннан тыш, сугыш ветераннары хөрмәтенә "Сөмбел", "Хрустальный колодец", "Вдохновение", "Гөлнәзирә" кебек ветераннар иҗат коллективлары катнашында концертлар уздыру да күздә тотыла.
-
Күршең өчен түләргә ризамы?
Күптән түгел депутат-коммунистлар торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларына багышланган "түгәрәк өстәл" оештырды. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы инспекциясе вәкилләре, йортлар буенча җаваплылар, шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов, шәһәр прокуроры Александр Евграфов, җылылык-электр үзәге директоры Әнвәр Хаҗиев һәм Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе җитәкчесе Айрат Зәйнуллин катнаштылар. Кайнар суга тариф...
-
Рөстәм Миңнеханов “Адмирал” сәүдә үзәгендә чыккан янгын сәбәпләрен ачыклауны үз контроленә алды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын чыккан "Адмирал" сәүдә үзәге янында күчмә киңәшмә уздырды. Республика лидеры хокук саклау органнарына янгынга китергән сәбәпләрне җентекләп тикшерергә кушты. Шулай ук ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күргәннәргә медицина ярдәме күрсәтергә һәм "Адмирал" сәүдә үзәгендә эшчәнлек алып барган эшкуарларга шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә...