Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президенттан ярдәм

Якын арада "КАМАЗ" футбол клубын финанслау мәсьәләсе уңай хәл ителер дигән өмет бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны тормышка ашыру өчен финанс кәгазьләрен әзерләргә кушты да инде. Димәк, команданы беренче дивизион составына кертү чынга ашачак. Әлеге проект сентябрь дәвамында тормышка ашар дип фаразлана. Исегезгә төшерәбез, бүген клубның бюджеты 40...

Якын арада "КАМАЗ" футбол клубын финанслау мәсьәләсе уңай хәл ителер дигән өмет бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны тормышка ашыру өчен финанс кәгазьләрен әзерләргә кушты да инде.

Димәк, команданы беренче дивизион составына кертү чынга ашачак. Әлеге проект сентябрь дәвамында тормышка ашар дип фаразлана.

Исегезгә төшерәбез, бүген клубның бюджеты 40 миллион сум тәшкил итә. Ә менә милли лигага чыгу өчен "КАМАЗ" футболчыларына 100 миллионга якын акча кирәк. Шунысы да мөһим, спортчыларыбыз быел бер генә матчны да оттырмадылар: ике җиңү яуладылар, өч уенда тигез исәпкә уйнадылар.

"КАМАЗ" футбол клубы башкарма директоры Наил Әхмәдшин фикеренчә, төп максат - турнир таблицасындагы беренче урынны саклап калу һәм беренче дивизионга эләгү. Хәтерегездә булса, ТР Президенты шәһәр җитәкчелеге алдына "КАМАЗ" стадионын төзекләндерү бурычын куйган иде. Бүген Чаллының барлык хезмәтләре һәм клуб җитәкчелеге кирәкле документларны әзерләү белән шөгыльләнә. Сентябрь дәвамында төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнергә тиеш. Стадионны яңарту барышында заманча трибуналар төзү, табло һәм яктырту чараларын алыштыру планлаштырыла. Шулай ук видеокүзәтү системасы да булачак. Футбол клубына республика ярдәме кысаларында, гомуми туклану урыннарын, стадионны төзекләндерү һәм база территориясенә асфальт җәю дә күздә тотыла. Президентның тагын бер тәкъдиме - кышкы чорда күнегүләр һәм матчлар үткәрү өчен ябык спорт манежы төзү. Бу объект шулай ук Гренада паркы территориясендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев