17 декабрь 2017 яңалыклары
-
Билегез сызласа
Бил сызлаганда ачы борыч ярдәм итә. 5-6 борыч кузагын ваклагыз да, ярты литр үсемлек мае салып, 2-3 көн төнәтегез. Катнашманы берничә кат бөкләнгән марляга сылап, билгә куегыз. Аннары билне йон яисә сарык йоныннан бәйләнгән билбау белән бәйләгез. Шулай йоклар алдыннан дәваланырга кирәк. ///kiziltan.ru///
-
2018 елның 1 гыйнварыннан чүп җыю буенча яңа тәртип кертелә
Татарстанда көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю турында Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән яңа тәртип 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Россия Федерациясе буенча әле 2019 елда гына 25 төбәктә «чүп» программасын сынап карау ниятләнелә. Без әлегә кайсы төстәге контейнерның нинди чүпләр өчен билгеләнгәнлеген хәтергә сеңдерә торыйк. Гади тәртип: сары һәм...