Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2018 елның 1 гыйнварыннан чүп җыю буенча яңа тәртип кертелә

Татарстанда көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю турында Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән яңа тәртип 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Россия Федерациясе буенча әле 2019 елда гына 25 төбәктә «чүп» программасын сынап карау ниятләнелә. Без әлегә кайсы төстәге контейнерның нинди чүпләр өчен билгеләнгәнлеген хәтергә сеңдерә торыйк. Гади тәртип: сары һәм...

Татарстанда көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю турында Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән яңа тәртип 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Россия Федерациясе буенча әле 2019 елда гына 25 төбәктә «чүп» программасын сынап карау ниятләнелә. Без әлегә кайсы төстәге контейнерның нинди чүпләр өчен билгеләнгәнлеген хәтергә сеңдерә торыйк. Гади тәртип: сары һәм соры төсләр. Сары контейнерлар - утильләштерергә, ягъни икенчел кулланырга мөмкин булган чүпләр өчен. Соры контейнер - утильләштереп булмаган, ягъни катнаш чүпләр өчен. Сары һәм соры контейнерларга зәңгәр, яшел, кара, кызгылт-сары төсләр өстәлә. Зәңгәр контейнер - кәгазь-картон өчен. Яшеле - пыялага, карасы - ашамлык калдыкларына һәм кызгылт-сары төстәгесе - терекөмешле лампаларга, батарейкаларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев