18 март 2015 яңалыклары
-
Эшмәкәрләр очраша
Татарстанның Икътисад министрлыгы, эшмәкәрләрне яклау буенча Президент каршындагы вәкаләтле республика шәһәр-районнарында эшмәкәрләр белән күчмә утырышлар үткәрә. Анда кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау, үстерү мәсьәләләре карала. Чаллыда мондый очрашу сәүдә-сәнәгать палатасында 19 мартта 15 сәгатьтә була.
-
Экопаркинг төзелә
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашты. Бу юлы киңәшмәдә машина кую урыннары мәсьәләсен күтәрделәр. "Паркинг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләре җитәкчеләргә "Шәһәр экопаркингы" проектын тәкъдим итте. Алар Яңа шәһәрнең 41/05 йорты янында экопарковка төзергә исәп тоталар. Наил Мәһдиев шунда ук "Мәхәллә" идарә компаниясе һәм "Горсвет" муниципаль...
-
Замана уңайлыгы
1 апрельдән шәһәр мәктәпләрендә электрон мәктәп карталары гамәлгә кертелә. Хакимияттә үткән чираттагы матбугат конференциясендә шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов мәгарифтәге әлеге яңалык, аның уңайлыгы турында сөйләде. Мәктәп картасы, беренчедән, укучыга мәктәп туклануы өчен түләү мөмкинлеге бирә. Бу исә укучыны ашханәдә акча түләүдән, ә сыйныф җитәкчесен...
-
"Бәллүр каләм" ияләрен көтә
Татарстанда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм-Хрустальное перо" XVIII бәйгесе игълан ителде. Быел конкурс 11 номинация буенча үткәрелә. Алар арасында "Һөнәргә тугрылык өчен", "ТРның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чарасы", "Темасы - җирле, осталык - башкалача", ТРның корпоратив, махсуслаштырылган массакүләм мәгълүмат чарасы", "Ел медиаҗитәкчесе", "Объектив аша караш", "Медиапроект", "Туган тел",...
-
Ярминкәләр дәвам итә
Ял көннәрендә ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында һәм Яңа шәһәрнең Г.Камал бульварында ярминкәләр үтте. Минзәлә, Мамадыш, Тукай районы авыл хезмәтчәннәре сәүдәне иртәнге 7дә үк башлап җибәрде. Сарман трактындагы ярминкәне ЗЯБта яшәүчеләр генә түгел, Яңа шәһәрдәгеләр дә көтеп ала. 2нче бистәдә яшәүче хезмәт ветераны Нәкыя Гайнетдинова бирегә беренчеләрдән килеп җиткән. "Мондагы ярминкәне...