Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Экопаркинг төзелә

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашты. Бу юлы киңәшмәдә машина кую урыннары мәсьәләсен күтәрделәр. "Паркинг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләре җитәкчеләргә "Шәһәр экопаркингы" проектын тәкъдим итте. Алар Яңа шәһәрнең 41/05 йорты янында экопарковка төзергә исәп тоталар. Наил Мәһдиев шунда ук "Мәхәллә" идарә компаниясе һәм "Горсвет" муниципаль...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашты.

Бу юлы киңәшмәдә машина кую урыннары мәсьәләсен күтәрделәр. "Паркинг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләре җитәкчеләргә "Шәһәр экопаркингы" проектын тәкъдим итте. Алар Яңа шәһәрнең 41/05 йорты янында экопарковка төзергә исәп тоталар. Наил Мәһдиев шунда ук "Мәхәллә" идарә компаниясе һәм "Горсвет" муниципаль предприятиесе җитәкчеләре белән элемтәгә керде, әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләрен сорады. "Бу юнәлештә җитди эшләргә кирәк. Майда экопаркинг машиналарны кабул итәргә тиеш", - диде Наил Гамбәр улы.

Белгечләр сөйләгәннәрдән аңлашылганча, экопарковкага кергән һәр машина астына, җир өслегеннән бераз күтәртелеп, махсус рәшәткәләр җәеләчәк. Шул рәвешле, аның астындагы үләнгә зыян килмәячәк. Өстәвенә, әлеге машина кую урыннарын эстетик яктан да матур итеп эшләячәкләр.

Очрашу Таһир Галиев җитәкчелегендәге "СпецТехСтрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өчен дә файдалы булды. Бу компания квартал арасындагы юлларны чистарту белән шөгыльләнә. Наил Мәһдиев аңа шәхси-дәүләт партнерлыгын тәкъдим итте. "Барлык муниципаль идарә компанияләре аутсорсингта эшләргә, ә бәя беренче урында булырга тиеш. Сезнең компания билгеләнгән тарифлар буенча эшләячәк", - диде ул.

Татарстанның Икътисад министрлыгы, эшмәкәрләрне яклау буенча Президент каршындагы вәкаләтле республика шәһәр-районнарында эшмәкәрләр белән күчмә утырышлар да үткәрә. Анда кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау, үстерү мәсьәләләре карала. Чаллыда мондый очрашу сәүдә-сәнәгать палатасында 19 мартта 15 сәгатьтә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев