19 февраль 2016 яңалыклары
-
Эшмәкәрләргә ярдәм
Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә ярдәм итү максатыннан, өр-яңа программа тормышка ашырыла башлаячак. Әлеге документ ташламалы кредитлар күләмен арттыру, процент ставкасын 0 процент күләмендә билгеләү һәм арендага ташламалар карауны күздә тота. Шунысын да ассызыклыйбыз: әлеге программа тиздән тулысынча әзерләнеп бетәргә тиеш. Аны февраль азагында кабул итү күздә тотыла.
-
Даруларны бутаган
Чаллыда яшәүче әби кеше, күзләре начар күрү сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге ике оныгына ялгыш үзенең кан басымыннан булган даруларын биргән. Сабыйларның хәле начарлануын күргәч, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтыраткан. Балаларның ашказанын юдырганнар. Бәхеткә, аларны больницага алып китәргә туры килмәгән.
-
Укучыга - ипотека турында
Россиянең мәктәп укучыларын инде быел ук җәмгыять белеме дәресләрендә яңалыклар көтә. Укучыларга кредит, ипотеканың нәрсә икәнлеген сөйләячәкләр, пенсиянең ничек формалашуын, илдә нинди салым түләүләр булуын аңлата башлаячаклар икән. Яңа курс тугызынчы сыйныфтан кертелер, мөгаен. Ул җәмгыять белеме дәресенең 30 %ын алып торыр, диелә.
-
Бәяләр арта
Илдә бәяләр арта. Сөт ризыклары - 15-20 процентка, кондитер эшләнмәләр 15 процентка кыйммәтрәк торачак. Сүз уңаеннан шуны әйтик, узган ел тәм-томнар болай да 25 процентка кыйбатланган булган инде. Продукция белән беррәттән, даруларга да бәя котырып үсәчәк. Шулай да туннарга булган бәя иң шаккатыргычы булыр дип көтелә. Натураль йоннан тегелгән киемнәр...
-
Яшь белгечләргә – 100 мең сум
Аграр югары уку йортлары студентларына - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең максатчан укытыла торган яшьләренә аена 10 мең сум күләмендә стипендия түләнә. Хәзерге вакытта мондый 100 дән артык кеше исәпләнә. Быелдан мондый ярдәм аграр техникум һәм көллият студентларына да күрсәтеләчәк. Яшь белгечләр, вузларны тәмамлаучылар өченә дбыел 100 мең сум урынына 200 мең...
-
Салават узышларга чакыра
27 һәм 28 февральдә Чаллының шәһәр ипподромында традицион "Салават кубогы" трек автомобиль ярышлары узачак. 27 февральдә 12:00 сәгатьтә квалификация узышлары була, аның нәтиҗәләре буенча ярышларның финал өлешенә үтәсе спортчылар билгеләнәчәк. 28е исә 9:30 сәгатьтә шәһәр җитәкчелеге катнашында узышларны тантаналы ачу, ярыш катнашучылары парады һәм финал бәйгесе була.