Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 31 октябрь 2014 яңалыклары

    • 31 октябрь 2014 - 09:57
      ”Спарта” беренче урында
      55нче мәктәп спорт залында Автозавод районы предприятиеләре арасында үткән волейбол ярышларында 17 команда катнашты. Автогигантның фәнни-техник үзәгенең "Спарта" командасы беренче урынны яулап, финалга чыкты.
    • 31 октябрь 2014 - 09:56
      Хәйрия концерты
      27 ноябрьдә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында Әниләр көненә багышланган концерт була. Билет сатудан җыелган акча гарип балалар тәрбияләүче әниләргә тапшырылачак.
    • 31 октябрь 2014 - 09:55
      Валюта үсә
      30 октябрьдә валюта операцияләре биржасында евро курсы 55 сумнан югарырак күтәрелеп, яңа тарихи максимумга җитте. Доллар 40 тиенгә артты - хәзер бер доллар 43,66 сумны тәшкил итә.
    • 31 октябрь 2014 - 09:54
      Утильләштерү дәвам итә
      "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә иске машиналарны утильләштерү программасын тормышка ашыру дәвам итә. Автогигантның җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча департамент башлыгы Олег Афанасьев әйтүенчә, әлеге программа буенча ел ахырына кадәр 5 мең йөк машинасы сатылырга тиеш.
    • 31 октябрь 2014 - 06:31
      Халык салым түләргә ашыкмый
      Бу сүзләрне эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы буенча инспекция башлыгы Лилия Гатина җиткерде. Һәрдаим аңлату эшләре алып баруга карамастан, физик затлардан салым түләтү бик авыр бара. Узган 9 айда гражданнар ирекле рәвештә түләргә тиешле милек салымының (543 млн сум) нибары 58 проценты гына (316 млн...
    Реклама