Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык салым түләргә ашыкмый

Бу сүзләрне эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы буенча инспекция башлыгы Лилия Гатина җиткерде. Һәрдаим аңлату эшләре алып баруга карамастан, физик затлардан салым түләтү бик авыр бара. Узган 9 айда гражданнар ирекле рәвештә түләргә тиешле милек салымының (543 млн сум) нибары 58 проценты гына (316 млн...

Бу сүзләрне эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы буенча инспекция башлыгы Лилия Гатина җиткерде. Һәрдаим аңлату эшләре алып баруга карамастан, физик затлардан салым түләтү бик авыр бара. Узган 9 айда гражданнар ирекле рәвештә түләргә тиешле милек салымының (543 млн сум) нибары 58 проценты гына (316 млн сум) җыелды, - дип ачыклык кертте баш салым белгече.

- Ә бит бөтен илнең, республиканың, шул исәптән, шәһәребезнең икътисады тотрыклы, иртәгәсе өметле булуы үзебездән, ягъни барлык төр салым түләүчеләрдән тора. Салым юк икән - дәүләт тә юк. Әйтик, салым бурычының 58 процентын гына түләгән шәһәр халкына хезмәт күрсәтү дә яртылаш кына башкарылырга тиеш булып чыга бит. Чынлыкта исә, бурычлар белән таләпләр һич тә чагышмый. Иртәгә шәһәр урамнарына өеп кар ява башлый икән, иң беренче чиратта, шул ук салым түләмәүчеләр тизрәк чистартуны таләп итәчәк. Ә бит закон алдындагы җаваплылык һәркемгә тигез бүленә. Шәхси милектәге йортың, бакчаң, транспортың бар икән - син шәһәр казнасына тиешле салым суммасын вакытында түләргә тиеш. Бу - һәркайсыбызның гражданлык бурычы, - дип ассызыклады шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев.

Бүген Чаллы салым инспекциясендә 17 меңнән артык юридик зат, 16 меңнән артык шәхси эшмәкәр һәм 500 меңнән артык физик зат теркәлгән. Гомумән алганда, федераль һәм республика бюджетларына салым түләүләре буенча безнең шәһәр уңай динамикалы муниципаль берәмлекләр рәтендә. Узган 9 айда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга, шул исәптән, шәһәр казнасына Чаллы салым түләүчеләре 16 млрд сумнан артык акча күчерде.

- Ләкин намуссызлар барыбер табыла. Салымын түләмәс өчен, кайбер җитәкчеләр нинди генә хәйләкәрлеккә бармый! Әлбәттә, андыйларга карата катгый таләпләр куярга туры килә: махсус рейдлар оештырабыз. Шундый чаралар барышында Чаллы бюджетына 448 млн сумны кайтардык. Шул исәптән, 265 млн сумын хокук саклау органнары ярдәмендә. РФ Салым кодексында каралган мәҗбүри түләтү чаралары ярдәмендә барлык бюджетларга - 806 млн сум, шул исәптән, башкарма производстволар барышында 118 млн сум күчердек, - дип ачыклык кертте баш салым инспекторы.

Юридик затлар карамагындагы җир участоклары да тикшерелә. Узган чорда 14 предприятиенең 20 участок буенча мәгълүматларын тапшырмавы ачыкланды. Нәтиҗәдә, шәһәр казнасына 4,7 млн сум, шул исәптән, чит ил предприятиеләренә тиешле 2,8 млн сум салым керми калды. Бу юнәлештә алга таба да җитди чаралар күреләчәк. Хезмәт хакын "конверт"та түләүчеләргә карата да эшне туктатырга җыенмыйбыз. Пенсия фондына 23,2 млн сумны кайтардык, - диде Лилия Назыйм кызы.

Баш салым инспекторы шулай ук 5 ноябрьдә милек салымын ирекле рәвештә түләү вакыты чыгуын да искәртте.

Гомумән, салым системасында үзгәрешләр көтелә. Яңа елдан өстәмә кыйммәткә салымны исәпләү тәртибе үзгәрә. Шулай ук РФ Президенты физик затларның милкеннән алына торган салым турындагы яңа законны имзалады. Аның нигезендә салым суммасы инвентаризация бәясеннән түгел, ә базар бәясенә якынайтылган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. 2015 елдан төзелеп бетмәгән объектлар өчен дә салым түләнәчәк. Ташламаларга килгәндә, алар сакланачак. Ләкин бүгенге кебек барлык милеккә дә түгел, ә гражданин үзе сайлап алган бер генә объектка карата.

Сүз дә юк, законнар хөкүмәтнең яшәешен гарантияли. Бу нисбәттән, тәртип кертүгә беркем дә каршы түгел. Ләкин гамәлдә, ни өчендер, гади халык исәбенә, ягъни әлеге дә баягы физик затлар бәрабәренә хәл ителә гомумдәүләт проблемалары. Миллионлаган керемнәре булган "хәлле" шәһәрдәшләр гади эшче белән бердәй шартларда салым түләргә тиеш түгел ләбаса. Халык ышанычлылары чыннан да халык мәнфәгатен кайгырта торган кануннар кабул итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев