6 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Чаллыда 340 мең квадрат метр мәйданда йортлар төзелә
2015 елда Татарстанда 2,4 миллион квадрат метр мәйданда торак йорт төзү каралган. Шуның 340 мең квадрат метры Чаллыда сафка басарга тиеш. Бу хакта видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Социальной ипотека программасы буенча 63 нче микрорайонда йортлар төзергә керешәләр. Барлыгы 4-5 елда биредә 24 гектар мәйданда торак бина тапшырырга...
-
Кече бизнесны салымнардан азат иттеләр
Русиядә, шул исәптән Чаллыда да, кече бизнесны салымнардан азат итү кануны гамәлгә керде. Сәнәгать, социаль, фән һәм башка өлкәләрдә кәсепләре булган кече эшмәкәрләргә ике ел салым түләмичә эшләргә рөхсәт ителә. Канунның тормышка ашырылуы җирле хакимиятләр контролендә булачак.
-
Кече бизнесны салымнардан азат иттеләр
Русиядә кече бизнесны салымнардан азат итү кануны гамәлгә керде. Сәнәгать, социаль, фән һәм башка өлкәләрдә кәсепләре булган кече эшмәкәрләргә ике ел салым түләмичә эшләргә рөхсәт ителә. Канунның тормышка ашырылуы җирле хакимиятләр контролендә булачак.