Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 10 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 10 гыйнвар 2015 - 10:26
      Машинаны бергәләп теркәгез
      2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан машина йөртүчеләргә кагылышлы күп кенә үзгәрешләр гамәлгә керде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, алу-сату эшләреннән соң, транспортның яңа хуҗасы аны исәпкә кую эшен башкармый икән, транспорт салымын, юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны һ.б.ны транспорт чарасының элеккеге хуҗасы түләячәк. Әгәр дә машина залогта булган...
    • 10 гыйнвар 2015 - 10:03
      Идарә итү компанияләре исәп тотты
      Чаллы хакимиятендә идарә итү компанияләре катнашында чираттагы баланс комиссияләре утырышы үтте. Бу юлы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев каршында Мәхәллә, Паритет, Вилюй һәм Энтузиаст оешмалары халыктан җыелган акчаларның нинди максатларга сарыф ителүе хакында исәп тотты. "Торак коммуналь хуҗалыгы өлкәсен һәрвакыт җитди контрольдә тотачакбыз. Шәһәрдәшләребезгә югары сыйфатлы хезмәт күрсәтелергә тиеш....
    • 10 гыйнвар 2015 - 09:22
      Чаллы кызы- ике алтын медаль иясе
      Чаллы кызы Ләйсән Хәсәншина Pole Dance ярышларында ике алтын медаль белән буләкләнде. Аны берсе Прагада узган дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясау нәтиҗәсе. Якташыбыз Ярославльдә узган Россия чемпионатында да алтын медаль яулады.
    Реклама