Шəhри Чаллы

Машинаны бергәләп теркәгез

2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан машина йөртүчеләргә кагылышлы күп кенә үзгәрешләр гамәлгә керде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, алу-сату эшләреннән соң, транспортның яңа хуҗасы аны исәпкә кую эшен башкармый икән, транспорт салымын, юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны һ.б.ны транспорт чарасының элеккеге хуҗасы түләячәк. Әгәр дә машина залогта булган...

2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан машина йөртүчеләргә кагылышлы күп кенә үзгәрешләр гамәлгә керде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, алу-сату эшләреннән соң, транспортның яңа хуҗасы аны исәпкә кую эшен башкармый икән, транспорт салымын, юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны һ.б.ны транспорт чарасының элеккеге хуҗасы түләячәк. Әгәр дә машина залогта булган очракта, автомобильнең яңа хуҗасы да кыен хәлдә калырга мөмкин. Ә транспорт чарасы хакында тулы мәгълүматны ЮХИДИ подразделениеләрендә генә белергә мөмкин. Шуңа да транспортны сату-алу процедурасыннан соң, автомобильнең элеккеге һәм яңа хуҗаларына аны кыска вакыт эчендә бергәләп теркәргә кирәк, дип искәртә ТР буенча ЭЭМ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: