Үзебезнекен алыгыз!
16 гыйнварда "Экспо-Кама" күргәзмәләр үзәгендә Чаллы товар җитештерүчеләре өчен күргәзмә оештырыла.
Анда йорт җиһазлары, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, тегү белән шөгыльләнүче 60 ка якын кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнашыр дип көтелә. Күргәзмә кичке сигезгә кадәр эшли.