Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 3 февраль 2015 яңалыклары

    • 3 февраль 2015 - 14:15
      Наил Мәһдиев халык белән очрашты
      Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев яңа шәһәрнең 17-18нче бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге очрашуда ул якын арада җәмәгать транспортында йөрү бәяләренең артмавын әйтте. "КАМАЗ"ның кою заводы 2015 елда 2,5 миллиард сумлык товар җитештерергә җыена. Моннан тыш, компания атом станцияләре өчен компонентлар эшләргә планлаштыра. Автогигант җитәкчелеге үз хезмәткәрләренә ташлама бирү...
    • 3 февраль 2015 - 10:27
      Иң-иң хатын-кызларыбыз
      5 февральдә "Энергетик" мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона туры уза. Анда 15 шәһәрдәшебез катнаша. Бәйгедә алар үзләре әзерләгән видеоматериалны күрсәтәләр, шигырьләр сөйлиләр җыр-бию өлкәсендәге талантларын тәкъдим итәләр. .
    • 3 февраль 2015 - 10:15
      Тантаналы төстә паспорт тапшырылды
      Чаллы ЗАГСында 14 яше тулган шәһәрдәшләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Яшьләрне бу уңайдан ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова котлады. "Паспорт - шәхесне раслаучы документ. "Гражданин" дигән исемне горур йөртегез! Сезнең алда мең төрле яңа юллар барлыкка килә. Алар арасыннан иң яхшысын сайлап, алга барыгыз", - диде ул. "Бердәм Россия" партиясенең...
    • 3 февраль 2015 - 07:18
      Васил Каюмов яңа урында
      Заманында Чаллыда кече литражлы автомобильләр заводы директоры булган Васил Каюмовны "Татнефть - Аэро" авиакомпаниясенә җитәкче итеп куймакчылар. Эшмәкәрләр порталы хәбәр итүенчә, "Ак барс аэро" урынына барлыкка киләчәк компания җитәкчесенә Каюмов кандидатурасы иң кулае.
    • 3 февраль 2015 - 06:12
      Билгеләнү
      Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең яңа ярдәмчесе билгеләнде. Ул 31 яшьлек Чаллы егете Альфред Ситдыйков. Әмма әлегә ул башкарма комитетның беренче урынбасары Ринат Абдуллинның ярдәмчесе вазифаларын башкара. Альфред Ситдыйков Кама политехника институтын, Дәүләт идарә, хокук һәм инновацион институтын тәмамлый. 2005 елдан ул "Ак Барс" банкы системасында эшли: башта машина йөртүче-инкассатор, өлкән...
    • 3 февраль 2015 - 05:51
      Наил Мәһдиев Путин белән очрашты
      Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Мәскәүдә төбәк җитәкчеләренең 3 көнлек семинарында катнашты. Киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин ачты. Ул җитәкчеләр алдына ил алдында торган төп бурчыларга тукталды. Президент төбәк җитәкчеләренә азык-төлек һәм даруларга бәяләрне контрольдә тотарга, бәяләрне нигезсез үстермәскә кушты. Шулай ук җитештерүне һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, икътисадый суверенлыкны...
    Реклама