Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 5 февраль 2015 яңалыклары

    • 5 февраль 2015 - 10:36
      Качакларга ни җитми?
      Бүгенге көндә шәһәребездә Украинадан сугыштан качып килгән 2300 кеше яши. Шуларның рәсми рәвештә теркәлгәннәре 837 дип исәпләнелә. Әммә аларның 704 се генә качак статусы алу өчен документларын тапшырган.Украина гражданнары барысы да КАМАЗ тулай торакларына урнаштырылганнар. Көненә өч тапкыр "Океан" ресторанында бушлай тукланалар.Күпләре КАМАЗ заводларында эшлиләр, ләкин качаклар арасында бер җирдә...
    • 5 февраль 2015 - 10:14
      Театрыбыз, ниһаять, яңа биналы булачак
      Чаллы дәүләт татар драма театрының яңа бинасы шәһәр хакимияте белән "Палитра" сәүдә үзәге арасында төзеләчәк. Аның проекты инде әзерләнеп беткән. Мәдәният министрлыгында аны Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның раславын гына көтәләр. Проектта күренгәнчә, театрның өч залы булачак: зур залда - 300, кечесендә - 160 урын. Тагы репетицияләр өчен 60 урынлы зал каралган....
    • 5 февраль 2015 - 10:00
      Безнекеләр – ТНВда
      Чаллы сәнгать осталары ТНВ каналында "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашты.Бу юлы тапшыруда шәһәребездә яшәп иҗат итүче композиторлар җырлары яңгырый. Ренат Гобәйдуллин, Илгиз Закиров үзләре телестудиянең кунаклары булдылар. Мәрхүм композиторыбыз Рөстәм Хәйруллинның да иҗатына зур урын бирелде. Аның җырларын кызы Лилия башкарды."Җырлыйк әле" тапшыруын 14 февраль кичендә карагыз.
    • 5 февраль 2015 - 08:10
      "Шәһри Чаллы"га языл һәм бүләк ал
      Газетабыз мөхәррияте абунәчеләр арасында конкурс игълан итә. Элемтә бүлекләрендә 2015 елга "Шәһри Чаллы"га язылыгыз һәм бүләк отыгыз! Язылу бәясе - 456 сум. Ул ел дәвамында үтә, гыйнварда язылсагыз, газета февраль аенда килә башлар. Бәйгедә катнашу өчен газета битендә яки сайтта урнаштырылган анкетаны тутыру мәҗбүри. 1. Исем-фамилиягез. 2. Өй адресы, телефон...
    • 5 февраль 2015 - 06:33
      КАМАЗ эшчеләренә ташламалар булдырыла
      Автогигант җитәкчелеге үз хезмәткәрләренә ташлама бирү турында сәүдә челтәрләре белән сөйләшүләр алып бара. "Пятерочка" белән сөйләштек. Безнең төбәктә "Рәхмәт" программасы гамәлдә. Әлеге программа саклык банкы карталары буенча товар алган кешеләргә бонуслар бирә. Башка оешмаларда да КАМАЗ хезмәткәрләренә ярдәм итү теләге бар", - ди автогигантның финанслар буенча генераль директоры урынбасары Андрей...
    • 5 февраль 2015 - 05:43
      Чаллы депутатлары ТЭЦ эшчәнлеге белән танышты
      Шәһәр советы депутатлары энергетика комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар. Алар электр һәм җылылык энергияләре җитештерүче Түбән Кама ГЭСы һәм Яр Чаллы ТЭЦында, энергияне кулланучыларга җиткерүче Яр Чаллы җылылык челтәрләре компаниясендә булып, судан һәм газдан энергия җитештерүне үз күзләре белән күрделәр. Аннары түгәрәк өстәл артында энергиянең үзкыйммәтен арзанайту мөмкинлекләрен эзләделәр.
    Реклама