25 февраль 2015 яңалыклары
-
25 февраль 2015 - 17:30"Чаллы-ТВ” Казан егетләре концертына ике билет уйната."Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе Казан егетләре концертына ике билет уйната. Ул 5нче мартта Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак. Билетны оту өчен бүгенге «Яңалыклар» чыгарылышын игътибар белән карарга һәм алып баручы соравына дөрес җавап бирергә кирәк. Җаваплар «Чаллы-ТВ»ның «В контакте» төркемендә иртәнге сәгать 8гә кадәр кабул ителәчәк.
-
25 февраль 2015 - 11:40Интернет өчен салымБыелның көзендә интернет челтәреннән файдаланган өчен салым түләүне кертергә исәплиләр. Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгының белдерү хатында бәян ителде. Министрлык "Мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә интеллектуаль эшчәнлекнең нәтиҗәләрен куллануны камилләштерү өлешендә РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон проектын эшли башлаган. Проектның үз көченә керү вакыты 3нче кварталга каралган, ахыргы тексты бу...
-
25 февраль 2015 - 10:28Тамашачы басып алкышладыАйдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор музыка ансамбле килүе турындагы хәбәрне шатланып кабул иттем. Телевизор аша күп мәртәбәләр күргән булсам да, зур залда милләттәшләрең белән утырып карау икенче инде ул! Таныш йөзләр дә очрый. Әнә баскычтан язучы Айдар абый Хәлим менеп бара. Икенче катта җырчы-композитор Рубис абый Зарипов янына бер...
-
25 февраль 2015 - 08:45Ялган дарулар артаБөтен төр әйбергә бәя арткан вакытта дару базары да читтә калмый. Кайбер даруларның бәясе берничә тапкырга арткан. Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен күзәтүче федераль хезмәт башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова әйтүенчә, бәя артуга өлешчә кризис сәбәпче. Чөнки дарулар 90% чит ил компонентларыннан эшләнә. Әмма дару базарындагы киеренкелек дистә ел элек бу тармакта...
-
25 февраль 2015 - 07:22Пенсия бәяләр артыннан җитешмиХөкүмәт даирәләре кризис юк, дип халыкны никадәр ышандырырга тырышмасын, кибетләр бер-берсе белән ярыша-ярыша азык-төлеккә бәяләрне арттыра. Җиләк-җимешне әйткән дә юк, сөт ризыклары, икмәк кыйммәтләнде. Мондый "тибрәнешләр", иң беренче чиратта, пенсионерлар "бюджетында" чагылыш таба. Шәхсән үземнең бөтен чыгымнарым алдан ук тиенләп исәпләп куелган. Соңгы вакытта очы-очка ялганмый башлады. Әйтик, ярты ипине...
-
25 февраль 2015 - 06:33Чаллы мәчетләрендә пылау белән сыйлыйларЧаллының "Туфан" мәчетендә кайбер җомга көннәрендә җомга намазына килүчеләрне пылау белән сыйлыйлар. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин әйтүенчә, мондый чара, беренче чиратта, мохтаҗлар өчен ярдәм булып тора. Мондый көннәрдә мәчеткә физик мөмкинлекләре чикле мөселманнар да күбрәк килә. Икенчедән, ул мөселманнарны аралаштыра, дуслаштыра.
-
25 февраль 2015 - 06:11Чаллыда муниципаль идарә компанияләре төзеләШәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев шәһәрнең Автозавод, Үзәк һәм Комсомол районнарында муниципаль идарә компанияләре төзү турындагы карарга кул куйды. Алар район хакимиятләрендә урнашачак һәм торак хуҗаларына һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән килешү нигезендә эшләячәк.