Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 12 март 2015 яңалыклары

    • 12 март 2015 - 13:58
      “Сугыш турында 100 сорау” беренче патриотик акциясе узды
      Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында "Сугыш турында 100 сорау" беренче патриотик акциясе узды. Аның максаты - яшьләрдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата игътибарны арттыру. Дөрес җавап бирүчеләргә "Җиңүнең 70 еллыгына волонтерлар корпусы" бөтенроссия проектының махсус билгесе тапшырылды.
    • 12 март 2015 - 13:16
      Җиңү паркын төзекләндерү проектына ачык конкурс вакыты озынайтыла
      Шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисов үтенече буенча, Җиңү паркын төзекләндерү проектына ачык конкурс вакыты озынайтыла. Бу эшкә Казан архитекторлары да җәлеп ителәчәк. "Без барлык тәкъдимнәрне дә канәгатьләндерә алмыйбыз. Бюджетның мөмкинлекләре чикле. Эшләр этаплап башкарылачак", - диде башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев.
    • 12 март 2015 - 07:11
      БДИ кырыслана
      ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 елда белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы башкарма комитетлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнашты. Быел имтиханнар кабул итү пунктлары шактый кыскартылды, хәзер алар 86, узган ел 114 иде,...
    • 12 март 2015 - 06:57
      Наил Мәһдиев идарә компанияләре җитәкчеләрен рәсми төстә тәкъдим итте
      Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә муниципаль идарә компанияләре җитәкчеләрен рәсми төстә тәкъдим итте. Алар: Комсомол районында - Егор Катков, Үзәк районда - Илшат Гыйләҗев, Автозавод районында - Чулпан Әгъләмова. Наил Гамбәр улы фикеренчә, муниципаль идарә компаниясе ул - бүгенге көндәге кимчелекләрне бетерү юлы. Шәхси компанияләр торак-коммуналь...
    • 12 март 2015 - 05:07
      Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә электрон чаралар ярдәмендә түләү
      Чал­лы хал­кы­ның 24,6 про­цен­ты гы­на то­рак-ком­му­наль ху­җа­лык хез­мәт­ләренә элек­трон ча­ра­лар яр­дә­мен­дә тү­ли. Ле­ни­но­горс­ки­да бу күр­сәт­кеч 50 про­цен­тка якын­ла­ша. "Алар­ның тәҗ­ри­бә­сен өй­рәне­гез. Тех­ник мөм­кин­лек­ләр бул­ган за­ман­да ха­лык чи­рат­ то­рып иза чик­мәс­кә ти­еш", - ди­де баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­сар­ла­ры­на. Өл­кән­нәр­не өй­рә­тү эшенә мәк­тәп уку­чы­ла­рын да җә­леп итү күздә тоты­ла.
    Реклама