19 март 2015 яңалыклары
-
19 март 2015 - 12:02ӘманәтЯсминә бакчада розаларына су сибеп йөргәндә, урам яктагы утыргычта ике чибәр генә ханым тукталды. Кемнәр булыр икән? Бер дә күзгә-башка күренгән кешеләр түгел сыман. Ак челтәр эшләпәлесе сорау бирүдән бигрәк Ясминәне күзәтә сыман тоелды хатынга. Берәр таныш кешесеме дисә инде… - Нәрсә, апайлар, арып киттегезме әллә? Ерактан килдегезме? - дип...
-
19 март 2015 - 11:07Хәләллек ул – яшәү рәвешеЧаллы шәһәре мөхтәсибәте мәчетләрдә хәләл һәм хәрамне аңлату буенча дәресләр башлады. Укуларга якшәмбе мәдрәсәләре мөгаллимнәре, укучылары - барлык кызыксынучылар җәлеп ителә. Мондый дәресләр ГЭС, "Нур-Ихлас", "Туфан" мәчетләрендә узды инде. Дәресләрне имам-мөхтәсиб урынбасары, Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының белгечләр төркеме җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов (рәсемдә) алып бара. "Кызганычка каршы, әле...
-
19 март 2015 - 10:50Кем остарак укый?25 мартта шәһәрнең иң зур намаз залына ия булган "Ак мәчет"тә балалар арасында 20нче тапкыр Коръән уку бәйгесе үтә. Ул ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә уздырыла. Оештыручылары - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге. Бәйгедә 15 яшькә кадәрге, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы,...
-
19 март 2015 - 09:13“Түгәрәк өстәл”гә – фикер алышырга14 апрель көнне сәгать 14.00дә Россия ислам институтында "Дин өлкәсендә норма һәм девиация мәсьәләләре" дигән темага "түгәрәк өстәл" үткәрелә. Анда дини һәм социаль нормаларның охшашлыгы һәм аермалы яклары; ислам яисә христиан диненең алкоголь, наркоманлык, үз-үзеңә кул салу, комарлы уеннар, фахишәлеккә мөнәсәбәте; Коръәндә һәм Библиядә күпхатынлылык мәсьәләсе турында фикер алышачаклар. Чыгышларның...
-
19 март 2015 - 08:00Полиция дин нигезләрен өйрәнәТатарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә дин нигезләре турында сөйлиләр. Лекция форматындагы дәресләр видеоконференция режимында уза. "Христиан дине нигезләре" семинарын КФУның гомуми философия кафедрасы доценты Михаил Тузов алып барган. Аны республика районнарының барлык дежур частьләрендә эшләүче полиция хезмәткәрләре дә тыңлаган. Якын арада полиция хезмәткәрләрен ислам диненең килеп чыгышы, үсеше, төп мәгънәсе...
-
19 март 2015 - 07:10Бушлай юридик ярдәм20 мартта "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә (Яңа шәһәр, 3/18) халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Биредә 8-17 сәгатьләрдә халыкны борчыган сорауларга адвокатлар, нотариуслар, прокуратура һәм пенсия фонды хезмәткәрләре җавап бирә. Язылу өчен 37-45-69 телефонына шалтыратырга кирәк.
-
19 март 2015 - 06:30Чаллыда вакансияләр ярминкәсе булачак19 мартта Чаллының хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе була. Анда "АС-Кама", "Штурман Кредо+", "Домкор Индустрия", "Камский бекон" һәм башка предприятие вәкилләре катнаша. Бу предприятиеләргә эретеп ябыштыручылар, шәфкать туташлары, хисапчылар, пешекчеләр, программистлар, җыештыручылар кирәк.
-
19 март 2015 - 04:44Президентка – орденТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы дәүләт бүләге - "Бурычка тугрылык өчен" ("За верность долгу") орденына лаек булды. Ул - быел гамәлгә кертелгән дәүләт бүләкләренең берсе. Орден батырлык, ватанпәрвәрлек, актив сәяси позиция, Кырым Республикасының бердәмлеген ныгыту һәм үстерүгә керткән өлеш өчен тапшырыла.