Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полиция дин нигезләрен өйрәнә

Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә дин нигезләре турында сөйлиләр. Лекция форматындагы дәресләр видеоконференция режимында уза. "Христиан дине нигезләре" семинарын КФУның гомуми философия кафедрасы доценты Михаил Тузов алып барган. Аны республика районнарының барлык дежур частьләрендә эшләүче полиция хезмәткәрләре дә тыңлаган. Якын арада полиция хезмәткәрләрен ислам диненең килеп чыгышы, үсеше, төп мәгънәсе...

Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә дин нигезләре турында сөйлиләр. Лекция форматындагы дәресләр видеоконференция режимында уза.

"Христиан дине нигезләре" семинарын КФУның гомуми философия кафедрасы доценты Михаил Тузов алып барган. Аны республика районнарының барлык дежур частьләрендә эшләүче полиция хезмәткәрләре дә тыңлаган. Якын арада полиция хезмәткәрләрен ислам диненең килеп чыгышы, үсеше, төп мәгънәсе һәм юнәлешләре белән таныштырачаклар.

"Әлеге проект кысаларында КФУ укытучылары Татарстанның барлык кизү тору бүлекләрендәге хезмәткәрләргә психология, аралашу культурасы һәм дин нигезләре буенча курслар уздыра. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлеген үстерү, конфликтлы хәлләрдә үз-үзләрен тоту, провокацияләргә каршы тору буенча психологик тренинглар да алып барылачак. Проект Татарстан Республикасының "Центр Мир" төбәкара иҗтимагый хәйрия оешмасы тарафыннан Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет белән берлектә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев