Шəhри Чаллы

16 апрель 2015 яңалыклары

  • 16 апрель 2015 - 13:01
    Көтәрсеңме? (4 бүлек)
    Язманың 1, 2, 3 нче бүлекләрен әлеге сылтама аша укый аласыз. Габделхакны янгын сүндерешергә дип барган җиреннән участокка алып киттеләр. И язмыш, язмыш! Хөкем залында гаепләүченең катгый тавышы яңгырады: - Согласно п. 1. ст. 105 УК РФ, наказанием за убийство является лишение свободы на срок от шести до пятнадцати лет....
    1258
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 10:32
    Төркия белән элемтәләр ныгый
    Төркия Республикасы тәкъдиме белән Чаллы белән Бурса үзара хезмәттәшлек алып бару турында сөйләшүләр алып бара. Башкарма комитетның эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү бүлеге башлыгы Радмир Беляев әйтүенчә, бу Төркиядән инвестицияләр күләмен арттырырга ярдәм итә. 2015 ел башыннан Чаллыга Гарәп Әмирлекләреннән, Германия, Польша, Төркия, Бөекбритания һәм Кытайдан барлыгы 6 делегация килгән.
    1281
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 09:22
    Азербайҗанда “КАМАЗ” йөк машиналарын җыю линиясен ачтылар
    ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белән берлектә Азербайҗанда "КАМАЗ" йөк машиналарын җыю линиясен ачты. Биредә "КАМАЗ-43114", "КАМАЗ-65115" модельләре эшләнә. 2015 - Азербайҗанда Авыл хуҗалыгы елы дип игълан ителде. Шулай итеп, ил җитәкчеләре авыл хуҗалыгына кирәкле техникага булган ихтыяҗны канәгатьләндерергә җыена.
    1048
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 05:08
    Полиция хезмәткәрләре дин нигезләрен өйрәнә
    14 апрельдә полиция хезмәткәрләренең халык белән эшләү буенча профессиональ әзерлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән проект кысаларында Татарстан эчке эшләр идарәләре кизү тору бүлекләре хезмәткәрләре өчен Ислам дине кануннарын өйрәнү буенча дәресләр узды. Полиция хезмәткәрләренә Ислам нигезләрен, Коръән һәм аның мөһим бүлекләрен, мөселманнарның гореф-гадәтләрен, дин агымнарын өйрәнү буенча тулы курс узарга туры киләчәк....
    583
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 05:02
    Балалар бакчасы конкурсы старт алды
    "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы старт алды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты...
    61
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 04:59
    Кичә «Энергетик» мәдәният сараенда гаиләләргә ана капиталы тапшырылды
    Кичә «Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районында яшәүче 56 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталын алу өчен сертификатлар тапшырылды. Программаны тормышка ашыру башланганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвареннән) Тукай районында барысы 1.800 дән артык сертификат бирелгән. Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 1 гыйнвареннән ана (гаилә) капиталының күләме 453026 сум...
    1145
    0
    0
Реклама