13 май 2015 яңалыклары
-
Яңа линия эшли башлый
Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында тиздән яңа линия эшли башлый. Италиянең Fabio Perini фирмасы җиһазларын урнаштыруда комбинат белгечләре дә катнаша. Яңартылган линия эшли башлагач, Чаллыда рулонлы ике катлы бәдрәф кәгазе җитештерелә башлый.
-
Мәһдиев кыска вакытлы ялга китте
Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев кыска вакытлы ялга китте.
-
Сөембикә проспектында ремонт эшләрен башладылар
"Трест Камдорстрой" ябык акционерлык җәмгыяте Сөембикә проспектын капиталь төзекләндерүгә тендерда отты.
-
Эшчеләр кирәк
Иртәгә "КАМАЗ" мәдәни-эшлекле үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтә. Анда 12 компаниянең кадрлар хезмәте катнаша. Бүгенге көндә предприятиеләргә 2917 хезмәткәр кирәк. Эш бирүчеләргә инженер-конструктор, инженер-технолог, директор ярдәмчесе, бухгалтер, икътисадчы, контролер, диспетчер, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, пешекче, ишек алды җыештыручы, ярдәмче эшчеләр һ.б. кирәк.
-
Хезмәткә чакырылучы егетләр өчен “кайнар элемтә” эшли башлый
13 майда хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең хокукларын яклау максатыннан, республикада "кайнар элемтә" эшли башлый.
-
Татар телен беләбезме?
12 майда Чаллы мәктәпләренең 4 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучылары татар теле фәне буенча бердәм республика тесты тапшырды.