28 февраль 2016 яңалыклары
-
Ике сменада белем бирү бетереләчәк
Татарстанның башлангыч һәм өлкән классларында ике сменада белем бирү 2020 елга кадәр бетереләчәк, 2020 елдан соң исә төп мәктәпләрдә дә әлеге режим буенча уку туктатылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган "Көн темасы" ("Тема дня") программасында ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры...
-
Бүләкле акция
Бүген 11.30да Чаллы каласында "Макулатура тапшыр - агачны коткар" шигаре белән "Яшел урам" 3 нче шәһәр акциясе үткәрелә. Чара 18 нче комплекста 18/07 нче йорт һәм 26нчы гимназия арасындагы мәйданчыкта була. Анда исә микрорайонда яшәүчеләр, гимназия укытучылары һәм укучылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, Россия пенсионерлар берлеге, яшьләр советы активистлары, пенсия фонды...
-
Кабат яллар көтә
Мартта рәттән дүрт көн ял итәбез. Биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр өчен 5, 6, 7, 8нче март - ял көннәре булачак.