Шəhри Чаллы

23 май 2016 яңалыклары

  • 23 май 2016 - 18:23
    Паразилардан сакланыгыз!
    Кеше организмында паразитлар бик күпләп яши һәм алар авыр чирләргә сәбәп бирә, диләр. Бу никадәр киң таралган һәм алардан котылу юллары бармы?
    828
    0
    0
  • 23 май 2016 - 17:41
    Аэропортта яңа рейслар ачыла
    Иртәгәдән Казан аэропортында биш яңа рейс буенча билетлар сатыла башлый. Хәзер республикабыз башкаласыннан Ижауга, Краснодар өлкәсенә, Волгоградка, Симферопольгә һәм Минеральные Воды шәһәрләренә очарга мөмкин булачак. Әлеге рейслар 2 июньнән ачыла.
    540
    0
    0
  • 23 май 2016 - 15:38
    Күпердән машина чыгып очкан
    Шәһәр күперләренең берсеннән зур тизлек белән хәрәкәт иткән машина чыгып оча. Әлеге вакыйга кичә Ярославльдә була. Урынга тиз арада коткаручылар килә. Әмма беркемгә дә ярдәм кирәк булмый, чөнки йөртүче машинасын калдырып чыгып качкан була. ЮХИДИ инспекторлары транспорт чарасының дәүләт номерлары буенча хуҗасын ачыклыйлар, телефонына шалтыраталар. Тик аның белән берничек тә...
    0
    0
    0
  • 23 май 2016 - 13:43
    Мәчеткә – имтиханга
    20 майда Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлегендә язгы сессия башланды. Студентларны сәламләп мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады һәм нәтиҗәле эш теләде. Биредә 10 көн дәвамында Татарстан районнарыннан төрле яшьтәге ир-атлар дини гыйлем туплаячак. Сессия вакытында барлык студентлар тулай торак белән тәэмин ителә. Май ахырында...
    559
    0
    0
  • 23 май 2016 - 13:19
    Берьюлы 4 машинаны җимергән
    21 майда Түбән Камада берьюлы берничә машинага зыян салуда гаепләнүче 25 яшьлек ир-егет тоткарланды. 21 май көнне иртәнге бишләр тирәсендә ул хатыны белән бәхәскә керә һәм ачуыннан урамга чыгып зур тимер кисәге белән ишегалдында торган автомобильләрне җимерә башлый. Шул рәвешле ул «Киа Рио», «Киа Сид» һәм «Лада-111930» машиналарына зыян сала....
    570
    0
    0
  • 23 май 2016 - 12:23
    Малай өчен – машина
    17 май көнне Гүзәл Идрисова белән улы Марсельне Чаллының бала тудыру йортыннан чыгардылар. Өченче ул алып кайтканы өчен Илназ Баһ тормыш иптәшенә ак төстәге Range Rover машинасы бүләк иткән.
    0
    0
    0
  • 23 май 2016 - 11:57
    9 каттан сикереп исән калган
    Чаллыда ГЭС бистәсендәге 7/19 йортыннан 16 яшьлек кыз тугызынча каттан сикерә. Моңа кадәр ул йөргән егете белән ачуланышкан була. Шул кадәр биеклектән төшүгә карамастан кыз исән кала. Ул хәтта вакыйга урынына килгән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табибларының сорауларына җавап бирерлек хәлдә була. Хәзерге вакытта әлеге шәһәрдәшебез БСМПның реанимация бүлегендә дәвалана....
    572
    0
    0
  • 23 май 2016 - 11:36
    Иң популяр автомобиль
    Россиядә кулдан сатып алынучы иң популяр автомобильне ачыкладылар. Экспертлар белдерүенчә 2015 ел нәтиҗәләре буенча әлеге исемгә Toyota машинасы модельләре лаек. Сатып алучылар әлеге "гүзәлкәй"не кулга төшерү өчен 358,4 миллиард сум акча сарыф иткән.
    558
    0
    0
  • 23 май 2016 - 10:54
    Диңгездә – һөҗүм
    Австралия ярлары тирәли круизда йөрүче туристлар коточкыч күренешкә тап булалар. Дерк-Хартог утравы янындагы култыкта алар каршында җитмешләп акула китка ташлана. "Диңгез хуҗасы"н ерткычлар ике сәгать дәвамында өзгәли. Әлеге вакыйгадан видео - https://www.youtube.com/watch?v=rm3GuUZcYdc
    0
    0
    0
  • 23 май 2016 - 10:05
    Праймериз уңышлы үтте
    Республика Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" РФ ФҖның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау штабы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе праймеризына башлангыч нәтиҗәләрне чыгарды. Татарстанның 560 участогында алдан тавыш бирү процендурасы уздырылды.
    506
    0
    0
Реклама