Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Паразилардан сакланыгыз!

Кеше организмында паразитлар бик күпләп яши һәм алар авыр чирләргә сәбәп бирә, диләр. Бу никадәр киң таралган һәм алардан котылу юллары бармы?

Чынлап та, кеше организмында яшәүче паразитлар коточкыч куркыныч тудыручылар булып тора. Алар ел саен җир шарындагы 15 миллион кешенең үлеменә сәбәпче була. Әлеге вакытта бөтен халыкның 97% зарарланган.

Белгеч әйтүенчә, гепатиттан башлап яман шешкә кадәр китереп җиткерүче бу паразитлар кеше организмында бөтен органнарда да җайлы урнаша.

Берничә ел элек паразитлар кешенең иммунитетына зыян сала, дип исәпләнә иде. Тикшерүләр аларның безне авыр чирләргә дучар итүен ачыклаган.

Бүген белгечләр кешеләр үлеменең якынча 92% паразитлар белән зарарланудан күрә.

Гадәттә, паразитлар турында сөйләгәндә гади бабасырны күз уңында тотабыз без. Бабасыр кешене үлемгә җиткерәдер дигән сорау тумый да. Ә чынбарлыкта бу ялгыш фикер. Төрле органнарда яшәүче паразитлар кеше организмында бихисап. Аларның йогынтысы да төрле, бабасырлар яки гельминтлар бик куркыныч нәрсәләр.

Алар ашкайнату органнарын тарката, ә аларны билгеләү һәм юк итү бик катлаулы. Меңләгән паразитлар безнең бавырда, баш миендә, үпкәләрдә, ашказанында, канда яши.

Берникадәре пәйда булуга ук безнең организмга зыян сала башлый.

Кайсысы берникадәр вакыт тавыш-тынсыз гына үрчеп ята бирә. Ә инде чиктән артык артып китүгә кеше дә авыруларны күтәрә алмас хәлгә кала.

Паразитларны билгеләү бик катлаулы. Моның өчен махсус анализлар тапшырырга кирәк.Табиблар паразитлардан зарарлану очракларын күп белә.

Әйтик. Кайсыбер тасма сыман суалчаннар яман шешкә китерерлек гайрәтле. Чынбарлыкта шул зарарлы суалчан һәм аның авыру күзәнәкләре кеше организмында тарала. Суалчанның йомыркалары ашказаныннан лимфатик төерләргә эләккәч яман шеш күзәнәкләренә әверелеп, зур тизлектә тарала башлый. Паразит суалчаннар - кеше гомере өчен бик зур куркынычлар тудыралар.

Тагы киң таралган очрак - ул кешенең баш миенең паразитлар белән зарарлануы.Бу неврозларга китерә, кеше тиз арый, тиз кызып китә, кәефе үзгәрүчән була. Ә инде дә соң чорында, баш миенә паразитлар тулгач, тагы да куркынычрак авырулар барлыкка килеп, кеше вафат була.

Өченче мисалга паразитлар кешенең йөрәген зарарлаган очракны китереп була. Бу бик сирәк очрый торган хәл кебек. Ләкин якынча 23 процент кешеләрдә ул күзәтелә. Бу һәр дүртенче кеше авыру дигән сүз.

Торган саен йөрәкне ялмый барган паразитларның көче арта. Кинәт кенә йөрәге авыртып үлеп китү очракларында табиблар аның 100 процент паразитлар белән агуланган булуын раслый.

Кызганычка каршы, кеше организмындагы паразитларны тикшерү өчен махсус җиһаз булдырылмаган әле. Меңләгән төр паразитны ачыклау өчен шулкадәр үк җайланма да кирәктер. Русиядә паразитларга анализ тапшыру урыннары бик санаулы гына һәм бу эш бик кыйммәт хаклар тора. Чисталык- сәламәтлек башлангычында беренче баскыч булып тора. Алда әйтелгән авыр очракларга тарымас өчен балаларны аеруча нык сакларга, кече яшьтән үк чисталыкка өйрәтеп үстерергә кирәк.

Нинди билгеләр организмда паразитлар булуына ишарә була?

Аллергия (тире бозыла, күзләр яшьләнә, томау); еш суык тия, ангина, танау тыгыла; хроник ару; еш кына баш авырта, эч ката яки киресенчә була; буыннар, мускуллар авырта; тынгысызлык били.

Паразитлар каян барлыкка килә?

Еш кына алар пычрак куллар, кайнар су бөркелмәгән яшелчә-җимеш, яшел тәмләткечләр аша безнең эчкә эләгә. Беренче карашка чиста тоелган мохиттә һәм тәмле ризыкларда кеше өчен бик күп зарар яшеренгән.

* Дәваны кайдан эзләргә?

Суалчаннарга каршы иң киң таралган дәва төре - ул кабак төшедер. 500гр кабак төшен чистартып, ваклап, өстенә 50 мл кайнар су коеп, яхшылап болгатып куярга кирәк. Аз гына бал яки кайнатма кушарга була. Әзер дәваны ач карынга бер сәгать агышында кабып бетерергә кирәк. Шушы ук ысул белән балаларны да дәвалап була, тик кабак төше азрак күләмдә алына.

Ике яшькә кадәр балалар өчен - 50 гр, биш яшькә кадәр - 80гр, 5-7 яшьлекләр өчен 100гр кабак төше алына. Ун яшьтән өлкән балалар өчен дару әзерләгәндә 150гр төш җитә. Дәваны кабып бетергәннән соң өч сәгать узуга су кушылган магнезия эретмәсе эчәргә киңәш ителә. Ул болай әзерләнә: 10-30 гр порошокка 100 мл кайнар су кушыла. Яшь пациентларны дәвалаганда бу доза һәрбер ел гомер исәбенә 1 гр магнезия алып ясала. Бу процедуралардан соң, ярты сәгать дәвамында чистарткыч клизма ясала.

Әрем яфракларына кабак төше кушып ясалган дәва да өлкәннәрдә паразитларны дәвалау өчен кулланыла. Бу очракта алар икесе дә тигез күләмдә алына. 1 өлеш катнашмага 2 өлеш аракы кушып, атна буе тотарга, шуннан дәва әзер була. Аны тәүлегенә ике тапкыр, ашар алдыннан ярты сәгать алдан иртән һәм кич эчәләр. Аскаридлар юк булганчы, берничә көн дәвамында эчәргә киңәш ителә.

Сарымсак белән сөт тә гельминтларга каршы дәва. Моның өчен 10 сарымсак бүлкәсен чистартып, бер стакан җылы сөткә салырга. Берничә сәгатьтән соң аны эчеп куярга кирәк.

1 баш сарымсакны 200мл сөткә салып кайнатырга, суытырга һәм сөзәргә. Клизманы җиде көн дәвамында, төнгә каршы ясарга. Бу дәваны куллануда яшь чикләүләре юк.

Суган дәвасы. Моның өчен бер өлеш суган, ике өлеш аракы яки спирт кирәк. Аларны кушып, 10 көнгә караңгы урынга куярга.

Көненә ике тапкыр 1-2 аш кашыгы кабарга. Дәвалану вакыты 2 -3 көн. Суган белән ясалган дәваны балалар өчен дә кулланырга ярый. Моның өчен төнгә каршы бер баш суган өстенә бер стакан кайнар су коярга һәм каплап куярга. Көненә бер тапкыр ярты стакан шул төнәтмәне эчәргә. Дәвалану вакыты 4 көн.

Паразитларга каршы 4 яшь әстерхан чикләвеге өстенә бер стаканга тозлы кайнар су коеп ясаган төнәтмә дә килешер. Җылы килеш көн дәвамында аны эчәләр. Шул ук вакытта эчне йомшарткыч дарулар да кабып куярга киңәш ителә.

Әбиләребез үләннәр белән дә паразитларны яхшы дәвалаганнар. Гади пижма бик әйбәт нәтиҗә биргән. Өч өлеш үләнгә бер стакан кайнар су коеп, суытырга, сөзәргә һәм көн дәвамында 3-4 аш кашыгы шул дәваны кабып куярга киңәш ителә.

Аскаридозга каршы гранат та дәва. Ярты гранат өстенә (кабыгы һәм бөтен ите белән бергә) бер стакан кайнар су коярга. Ике сәгать тотарга. 4 көн дәвамында, көненә 3-4 тапкыр берничә йотым кабып куярга.

Әйткәндәй, бу бәлага тарымас өчен гадәти гигиена кагыйдәләрен саклау да бик мөһим эш. Әйтик, бакча һәм комлыкларга кешеләр һәм эт-мәче тизәге эләгүгә юл куймаска, кулларны сабын белән юарга, яшелчә-җимешләрне яхшылап юып ашарга кирәк.

* (Әлеге дәвалау ысуллары бар кешегә дә килешеп бетмәскә мөмкин. Шуның өчен дә иң лек табиблар белән киңәшләшегез!)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X