Төркия гаскәре Сүрия чикләреннән "Ислам дәүләте" төркемен кысрыклап чыгарды
Төркиянең премьер-министры Бинали Йылдырым сүзләренчә, Сүрия-төрек чигендә исламчы төркемнәр контрольдә тоткан бер генә җир дә калмаган.
Төркиянең премьер-министры Бинали Йылдырым белдерүенчә, төрек гаскәрләре һәм Сүрия кораллы оппозициясе "Ислам дәүләте" экстремистик төркемен чик буеннан кысрыклап чыгарган. Шулай итеп, Йылдырым сүзләренчә, Сүрия-Төркия чигендә исламчы төркемнәр контроле астында булган бер генә җир дә...