Шəhри Чаллы

Фонтанга машина белән кергән

1сентябрьдә Яр Чаллыда коры фонтан ачылуы хакында әйткән идек инде. Егерме ике яшьлек егет 2 сентябрь көнне үз машинасы белән әлеге фонтан янына керә, җәяүлеләр сукмагында йөри. Нәтиҗәдә җәелгән сукмакны ватып бетерә, фонтанга зыян сала. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев мондый хәлләргә киләчәктә юл куелмаска тиеш, дип белдерде.Хулиган турында җитәкче болай...

1сентябрьдә Яр Чаллыда коры фонтан ачылуы хакында әйткән идек инде. Егерме ике яшьлек егет 2 сентябрь көнне үз машинасы белән әлеге фонтан янына керә, җәяүлеләр сукмагында йөри. Нәтиҗәдә җәелгән сукмакны ватып бетерә, фонтанга зыян сала. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев мондый хәлләргә киләчәктә юл куелмаска тиеш, дип белдерде.Хулиган турында җитәкче болай диде:

-Это мажор челнинского разлива, кылган эшенә җавап бирергә тиеш, хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшереп аңа тиешле җәзаны бирер дип ышанам.

Тәртип бозучыга кичә үк судбулды, аны машина йөртү хокукыннан ел ярымга мәхрүм иттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: