10 декабрь 2016 яңалыклары
-
Фейхоа ашагыз!
Соңгы араларда кибет һәм базар киштәләрендә карап торышка әлләни кызыктыргыч күренмәгән, кара яшел кабыклы, формасы вак йомыркага охшаган фейхоа җимешләре пәйда булды. Бакча җиләге, киви һәм ананас исләре килеп торган бу җимешләр татлы да, организм өчен бик файдалы да. Кызганыч, күбебез. Искиткеч сихәтле әлеге җимешнең кадерен белеп бетерми: чират торып...
-
Селфи корбаннары
2014 елның мартыннан бирле, селфи ясаган вакытта, дөньяда барлыгы 127 кеше үлгән. Һәрхәлдә, АКШның Карнеги-Меллона университеты тикшерүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Галимнәр исәпләвенчә, селфи бигрәк тә Һиндстан халкын кыра икән, корбаннарның яртысы шушы илдә.
-
Эшсезләр акчасы артырмы?
Русиядә бүгенге көндә 4 миллион тирәсе эшсез исәпләнә. Ә рәсми рәвештә теркәлгәннәре - 800 мең кеше, шуларның 700 меңе эшсезлек буенча пособие ала. Ул түләүнең минималь күләме - 850, иң күп дигәне 4900 сум. 2017 елга әлеге пособиеләргә федераль бюджетта 43 миллион сум акча каралган.
-
Иммунитетны ныгытабыз
Кышкы авырулар сезоны "ачылды". Иммунитетны ныгытырга вакыт. Нәрсәләр ашарга? Сарымсак бавырны чистарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Соусларга, салатларга кушканда да яхшы. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып җибәрегез. Исе бераз кимер, ә файдасы калыр.
-
Көрәк сайлыйбыз
Авылларда, шулай ук шәһәр тирәсендә үз йортлары белән яшәүчеләргә кышын да эш җитәрлек. Кыш әле башланып кына тора, бураннар да күп булыр. Көрәгең уңайлы булса, кар көрәүнең бер авырлыгы да юк.