10 июнь 2017 яңалыклары
-
10 июнь 2017 - 06:38Фирдүс Тямаев: "Яңа автомобиль алдым" (ФОТО)Инстаграмындагы яңа фотосы астына шулай дип язып куйган Фирдүс. Аз дигәндә, меңләгән комментарий җыелган инде. Арасында "Мине шофер итеп ал әле", "Хатының ояламы утырырга бу машинага, ник ул юк?" дигәннәре дә бар. Күрүегезчә, авто шәп, ерак бара торган))) Юмор хисе чиксез булган җор телле җырчы юк җирдән дә мәзәк ясап...
-
10 июнь 2017 - 06:35Илсөя Бәдретдинова Инстаграмда улы Нариманның ФОТОсын күрсәтте"Гадәттә ул мине фотога төшерә... Нуууу узен төшергәнне яратмый инде. Саклаучым, яклаучым, сердәшчем...УЛЫМ" дип язган ул бик матур, җылы фото астына. Илфак Шиһапов белән Илсөянең уллары Нариманга быел августта 14 яшь тула. Хәтерләсәгез, Туйлар.ру сайты берничә ел элек Нариман җыр дәресендә принципиаль рәвештә җырламый дип язган иде. Хәтта укытучысына: "Хатыным...
-
10 июнь 2017 - 06:32Даруларны бушлай бирәчәкләр?Табиб рецепты буенча дарулар бушлай бирелә башларга мөмкин. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында халыкны дару препаратлары белән тәэмин итүнең яңа системасы эшләнеп ята икән. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен елына 500 млрд. сум акча кирәк булачак диләр. Монда табиб теләсә-кайсы даруга рецепт язып бирә ала да, аны аптекадан бушлай алып, рәхәт...
-
10 июнь 2017 - 06:24Бушлай тәрбияләсәң генә...РФ Дәүләт Думасында ятим яки әти-әнисе баш тарткан балаларны тәрбиягә бары тик туганнарына гына бирү турында закон проекты әзерләнеп ята икән. "Дәүләт тәрбиягә алынган балалар өчен шактый зур акчалар түли, бу исә еш кына бик үк намуслы булмаган кешеләрне дә кызыктыра", - ди әлеге проектның авторларының берсе, депутат С.Вострецов. Аның...
-
10 июнь 2017 - 06:21Пенсияләр бүтән артмаячакАлдагы 20 елда Русиядә пенсияләр артуы көтелми. Бу хакта РФ икътисади үсеш министрлыгы фаразында белдерелә. Министрлык фаразларына караганда, 2022нче елга кадәр пенсиянең реаль күләме кимиячәк, дип яза «Ведомости». 2035нче елга пенсия, күп дигәндә 2,5 тапкырга артачак. Бүгенге акча бәясенә күчергәндә, ул 13 мең сум тирәсе генә булачак. Эшләүче кешеләргә пенсияләрен...
-
10 июнь 2017 - 05:54“Шәһри Чаллы”га языл! Телевизор, фотоаппарат һәм башка кыйммәтле бүләкләр от!2017 елның 30 июньенә кадәр "Шәһри Чаллы" һәм тагы "Татмедиа" АҖнең ике басмасына (мәсәлән "Мәйдан" яки "Ялкын"журналларына ) кыскасы өч басмага язылыгыз һәм телевизор, фотоаппарат һәм башка кыйммәтле бүләкләр отыгыз. Моның өчен язылу квитанцияләренең күчермәсен, телефон номерын да күрсәтеп түбәндәге адреска җибәрегез: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы,2 Электрон адреска да...